Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр, игътибарлы булыгыз: кош гриппы

Республиканың "Лаеш кошчылык комплексы"нда кош гриппы йогышлы чире ачыкланган. 500 меңләп баш кош асралучы, йомырка, тавык ите җитештерүче комплекста 3 май белән 8 май аралыгында 5 мең баш кош үлгән. Шуның белән бәйле, ветеринарлар безнең район халкына да саклык чаралары хакында искәртә. -Кош гриппы - кошларның тын юлларына, ашкайнату системасына...

Республиканың "Лаеш кошчылык комплексы"нда кош гриппы йогышлы чире ачыкланган. 500 меңләп баш кош асралучы, йомырка, тавык ите җитештерүче комплекста 3 май белән 8 май аралыгында 5 мең баш кош үлгән. Шуның белән бәйле, ветеринарлар безнең район халкына да саклык чаралары хакында искәртә.


-Кош гриппы - кошларның тын юлларына, ашкайнату системасына зыян сала һәм үлемгә китерә торган йогышлы авыру. Ул көньяктан кайтучы кошлардан, бигрәк тә кыр үрдәкләреннән күчәргә мөмкин. Шуңа күрә, чирдән саклану өчен, хуҗалыкларда кошларны ябып тотарга (безвыгульное содержание) кирәк. Аларның азыкларын да ябык бинада саклау зарур, - ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Виталий Ухливанов.

Моннан кала, тавык, чебеш, үрдәк, казларны кош гриппыннан имин булган төбәкләрдән, районнардан гына сатып алырга кирәклеген искәртә белгечләр. Башта аларны 10 көннәр чамасы аерым тотып күзәтергә кирәк. Әгәр авыру билгеләре сизелсә, я кошлар үлсә, бу хакта район ветеринарларына хәбәр итү мөһим. Кошларны аерым өс һәм аяк киеме киеп карарга, киемнәрне даими юып, чистартып торырга кирәк. Кош гриппы су, һава, пычрак, юылмаган куллар аша кешегә дә күчәргә мөмкин. Кошлар белән контакттан соң, кеше үзендә гриппка охшаш авыру билгеләре сизә икән, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәләр.

Ветеринарларга 2-51-70 телефон номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көн темасы кош гриппы