Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр депутатлардан акчалы эш табуда да ярдәм сорыйлар

Ел башлану белән халыкның ышанычлылары - Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов гражданнарны кабул итә башладылар. Чирмешәндә узган кабул итүләр кысаларында, Айрат Хәйруллиннан Шешминкада үзгәртеп корылучы чиркәүгә, Әккәрәйдәге туганнар каберлеге ремонтына, Түбән Кәминкә авыл мәдәният йортына музыкаль җиһаз һәм сәхнә костюмнары...

Ел башлану белән халыкның ышанычлылары - Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов гражданнарны кабул итә башладылар.


Чирмешәндә узган кабул итүләр кысаларында, Айрат Хәйруллиннан Шешминкада үзгәртеп корылучы чиркәүгә, Әккәрәйдәге туганнар каберлеге ремонтына, Түбән Кәминкә авыл мәдәният йортына музыкаль җиһаз һәм сәхнә костюмнары алуда ярдәм сорадылар.

Бүгенге көндә күпчелек өчен төп проблемаларның берсе - яхшы түләүле эш табу. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салиховка да мондый гозер белән мөрәҗәгать иттеләр. Инвалидлар җәмгыяте ремонттан соң үзләренең кабинетларына уңайлы җиһазлар урнаштырасы килә, шул уңайдан депутаттан финанс ярдәме сорыйлар. Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин Чумачка авылында да балалар өчен уен мәйданчыгы булдыруда депутат ярдәменә өметләнә.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешәнлеләр депутатлардан акчалы эш табуда да ярдәм сорыйлар