Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндәге Яшьләр скверында кафе да булачак

Үткән ел район үзәгендә өлкәннәр һәм инвалидлар йорты янындагы парк-скверны үзгәртеп кордылар. Биредә өлкәннәргә, яшьләргә һәм балаларга да ял итәргә уңайлы шартлар тудырылды. Әлеге матурлыкны саклыйсы һәм хозурланасы гына. Республика программасы буенча, быел район үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгы-сквер төзекләндереләчәк. -Бу максатка республика бюджетыннан 9 миллион сумнан күбрәк акча бирелә. Скверда башкарылачак...

Үткән ел район үзәгендә өлкәннәр һәм инвалидлар йорты янындагы парк-скверны үзгәртеп кордылар.


Биредә өлкәннәргә, яшьләргә һәм балаларга да ял итәргә уңайлы шартлар тудырылды. Әлеге матурлыкны саклыйсы һәм хозурланасы гына.

Республика программасы буенча, быел район үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгы-сквер төзекләндереләчәк.

-Бу максатка республика бюджетыннан 9 миллион сумнан күбрәк акча бирелә. Скверда башкарылачак эшнең проекты әзер, килештерәсе генә калды, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнар Минһаҗев. -Төзүчеләр май аенда эшкә керешәчәк. Республикабыз ярдәм итсә, киләсе елда күл тирәсен дә төзекләндерәбез.

Яңа скверда фонтан булмаячак, ә менә яңа ел чыршысын урнаштыру өчен махсус урын ясау каралган. Сквер территориясенә брусчатка җәеләчәк, ял итүчеләр өчен эскәмияләр дә урнаштырылачак. Шунда ук балаларга уйнау өчен комлык һәм җәйге кафе ясау планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined