Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндәге җир участоклары һәм милек файдага эшләсен

Һәр җир участогы, һәр күчемсез милек объекты файдага эшләргә тиеш. Татарстан Республикасы Президенты каршында коррупциягә каршы Совет утырышында Рөстәм Миңнеханов шундый бурыч куйды. Видеоконференция режимында үткән әлеге утырышта сүз дәүләт муниципаль милкен, бюджет средстволарын файдалануда коррупциячел хәтәрлекләрне киметү турында барды. Ә монда эшлисе эшләр әле байтак. 2013-2014 елларда үткәрелгән инвентарьләштерү...

Һәр җир участогы, һәр күчемсез милек объекты файдага эшләргә тиеш. Татарстан Республикасы Президенты каршында коррупциягә каршы Совет утырышында Рөстәм Миңнеханов шундый бурыч куйды.

Видеоконференция режимында үткән әлеге утырышта сүз дәүләт муниципаль милкен, бюджет средстволарын файдалануда коррупциячел хәтәрлекләрне киметү турында барды. Ә монда эшлисе эшләр әле байтак.
2013-2014 елларда үткәрелгән инвентарьләштерү нәтиҗәләре буенча республикада хокуклары теркәлмәгән 31 меңнән күбрәк җир участокларының булуы ачыкланды. Шуларның хәзерге вакытка бары 12,7 меңе теркәлгән. Хокуклары теркәлмәгән 22 меңгә якын күчемсез милек объекты да бар. Соңгы 4 елда республикада җир участоклары белән эш итү буенча 757 җинаять, шулай ук инфрастуктура проектларын һәм социаль сфераны тормышка ашыруга бюджет средстволарын файдалануда 200 миллион сумлык тәртип бозулар ачыкланган.
Коррупциягә каршы совет утырышында салымнарны җыю буенча эшне активлаштыру бурычы да куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан