Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә язгы кыр эшләренә керештеләр

"Чирмешән АГРО" җәмгыяте, районда иң беренчеләрдән булып, язгы кыр эшләренә кереште. Тәүге көнне үк 120 гектарда уҗымнарга керткән ашламаның яңгырларга эләгеп изрәве бик яхшы. -Соңгы берничә ел белән чагыштырганда, җирләр тигез, тиз өлгерде. Туфрак йомшак та. Әгәр атна ахырына кадәр шундый һава торышы торса, чөгендер, солы, арпа чәчәргә дә тотынмакчыбыз,...

"Чирмешән АГРО" җәмгыяте, районда иң беренчеләрдән булып, язгы кыр эшләренә кереште.

Тәүге көнне үк 120 гектарда уҗымнарга керткән ашламаның яңгырларга эләгеп изрәве бик яхшы.
-Соңгы берничә ел белән чагыштырганда, җирләр тигез, тиз өлгерде. Туфрак йомшак та. Әгәр атна ахырына кадәр шундый һава торышы торса, чөгендер, солы, арпа чәчәргә дә тотынмакчыбыз, Дым каплатып өлгерергә дә кирәк, - ди хуҗалык җитәкчесе Илшат Гозәеров.
Хуҗалыкта әүвәл юлчылар базасы каршындагы һәм "Татнефтепродукт" ягулык салу станциясе янындагы кырларда уҗымнарны ашлаганнар. Беренче чирканчыкны механизаторлар Илдар Габидуллин, Тәлгать Нуретдинов, Михаил Васильев, Олег Аверьянов тракторлары алган. Рафик Харисов белән Фаяз Моратов техникалары да сирәк сүнә. Алар чиратлап, тәүлек буе дым каплаталар.
Вакытны әрәм-шәрәм итмәс өчен, хуҗалыкта төшке һәм кичке ашны кырга ук китерүне оештырып җибәргәннәр. Тамак тук булса, эшкә дәрт, кәеф тә бар.
Быел район хуҗалыкларында 27 мең гектарда сабанашлык культуралары, 1470 гектарда шикәр чөгендере, 3051 гектарда кукуруз чәчү планлаштырыла. Шикәр чөгендерен быел былтыргыдан азрак игәчәкбез. Аны бары өч хуҗалык: Бәркәтә, Кармалка кырларында эшләүче "Лениногорск Агорфирмасы" - 900, "Чирмешән АГРО" - 520, ә Кадидагы "Авангард" бары 50 гектарда гына чәчмәкче.
7670 гектарда күпьеллык үләннәрне, 13 мең гектарда уҗым культураларын ашларга һәм тырмаларга, көздән сөрелгән һәм өстән эшкәртелгән мәйданнарның 27 мең гектарында дым каплатырга кирәк.
"Агропродукт" эшне Котыш кырларында башлаган. Биредә уҗым культураларын минераль ашламалар белән тукландыралар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Гатауллин әйтүенчә, районның "Сөлчә", Кадидагы "Авангард", "Күтәмә АГРОфирмасы"нда һәм башка хуҗалыкларда да язгы кыр эшләренә керешә башладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Язгы кыр эшләре