Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә кайбер җитәкчеләр суны да бушка гына эчә

Район халкының "Чирмешән районы ком­муналь челтәрлә­ре"­нә 1 миллион 535 мең сум бурычлары бар. Шуның 1 миллионы район үзәгендә яшәүчеләрнеке. Бу мәгълүмат 1 январьга. 2015 елның 1 декабренә бурычлар 1 миллион 892 мең, ә октябрь аенда 2 миллион сум ук булган. Бурычлыларга карата былтыр җитди чаралар күрә башладылар. Әмма кайберәүләр барыбер...

Район халкының "Чирмешән районы ком­муналь челтәрлә­ре"­нә 1 миллион 535 мең сум бурычлары бар. Шуның 1 миллионы район үзәгендә яшәүчеләрнеке. Бу мәгълүмат 1 январьга.

2015 елның 1 декабренә бурычлар 1 миллион 892 мең, ә октябрь аенда 2 миллион сум ук булган.
Бурычлыларга карата былтыр җитди чаралар күрә башладылар. Әмма кайберәүләр барыбер аңламый, шуңа күрә эш судка ук җибәрелә.
-Гомумән алганда, су кулланган һәм каты көнкүреш калдык­ларын чыгарган өчен түләмәүчеләр байтак, - ди бердәм исәп-хисап үзәге директоры Ольга Захарова. - Чирмешәндә күпквартиралы йортта яшәүче бер гаиләнең бурычы инде 100 мең сумнан да артып киткән. Хуҗа елга бер тапкыр берничә мең сум түли дә тынычлана, ә бурыч ай саен арта гына бара.
Лашман авыл җирлегендә яшәүчеләр "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре"нә 73 мең сум тиеш. Гомумән, бөтен авыл җирлекләрендә су өчен бурычлылар күп.
Коммуналь хезмәтләр өчен ике ай түләмәгән йортларны, закон нигезендә, өлешчә яки тулысынча челтәрдән өзәргә, коммуналь хезмәт күрсәтүне туктатырга да мөмкиннәр. Андый бурычлыларның бер өлеше акчалары булмаганнар, мохтаҗлар да түгел, ә җитәкче урыннарда эшләүче, эшмәкәрлек белән шөгыльләнеп, зур табыш алучылар.
Кайбер оешмалар да су, канализация, җылылык өчен вакытында яки бөтенләй түләмиләр икән. Андыйларга карата да җитди чаралар күреләчәк - коммуналь хезмәт күрсәтүне туктатырга мөмкиннәр.
Район оешмалары арасында бурычлары 380 мең сумга җиткәннәре дә бар. Гомумән, оешмаларның бурычлары 1 миллион 300 мең сум ук.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Коммуналь хезмәтләр өчен түләү коммуналь челтәрләр