Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә янгыннар күбәйгән

Ел башыннан бирле республика территориясендә 391 янгын булган, аларда 39 кешенең гомере өзелгән. Узган ел белән чагыштырганда, быел республикада һәм районда да ут чыгу очраклары арткан. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясенең планнан тыш утырышында да сүз халыкның һәм территорияләрнең янгын куркынычсызлыгын...

Ел башыннан бирле республика территориясендә 391 янгын булган, аларда 39 кешенең гомере өзелгән. Узган ел белән чагыштырганда, быел республикада һәм районда да ут чыгу очраклары арткан.

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясенең планнан тыш утырышында да сүз халыкның һәм территорияләрнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә өстәмә чаралар турында барды.
Янгыннар артуның төп сәбәбе-январь аенда озакка сузылган салкыннар нәтиҗәсендә халык мичләрне катырак яга башлаган. Мичләрдән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә республикада 66 янгын теркәлгән.
-Ягылган мичләрне караучысыз калдырмаска, елына ике тапкыр морҗаларны корымнан чистартырга кирәк,- ди Чирмешән районындагы янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Андрей Фомин. - Тәмәке тартканда сак булырга, тузган электр приборларын кулланмаска, өйдән чыгып киткәндә газ, электр җиһазларын сүндереп калдырырга киңәш итәбез.
Оешма җитәкчеләре дә ышандырылган объектларда янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында онытмасыннар иде. Алар үз гомерләре өчен генә түгел, ә хезмәткәрләре һәм монда килүче кешеләр язмышы һәм сәламәтлеге өчен дә җаваплы.
Шулай да янгыннарның төп өлеше шәхси хуҗалыкларга туры килә икән. Профилактик эш үткәрү максатыннан республикада "Торак" операциясе игълан ителгән. Полиция, җирле үзидарә һәм янгын хезмәте хезмәткәрләре йорт саен йөреп, янгын куркынычсызлыгы чаралары турында памяткалар тараталар, янгын куркынычсызлыгы таләпләре белән таныштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан