Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә Яңа ел “каникуллары“ бәла-казасыз үтте

Төрле мәдәни чараларга бай, бизәлгән чыршылы, Кыш бабайлы, мул табынлы, туганнар, дуслар белән очрашулары белән истә калырлык яңа ел яллары артта калды. Әлбәттә, кайбер чирмешәнлеләр бу көннәрдә дә эшләделәр. Кемдер чиратлап кизү торды, урамнарда, җәмәгать урыннарында тәртип саклады, икенчеләр медицина ярдәме күрсәттеләр, халыкны электр, газ белән тәэмин итеп тордылар. Аларның...

Төрле мәдәни чараларга бай, бизәлгән чыршылы, Кыш бабайлы, мул табынлы, туганнар, дуслар белән очрашулары белән истә калырлык яңа ел яллары артта калды. Әлбәттә, кайбер чирмешәнлеләр бу көннәрдә дә эшләделәр. Кемдер чиратлап кизү торды, урамнарда, җәмәгать урыннарында тәртип саклады, икенчеләр медицина ярдәме күрсәттеләр, халыкны электр, газ белән тәэмин итеп тордылар. Аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә, шөкер, районда аерым зур бәла-казалар бәйрәмнәрнең ямен җибәрмәде.

Безгә мәгълүм булганча, декабрьнең соңгы һәм яңа елның беренче атнасында янгын хезмәтенә ут белән бәйле хәвефле хәбәрләр булмаган, коткаручыларга юл-транспорт һәлакәтләренә дә чыгарга туры килмәгән.

Шулай да юлларда матди зыян белән өч авария булган, аларда имгәнүчеләр юк. 29 декабрьдән 8 гыйнварга чаклы юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 120 очрагы теркәлгән. Ике машина йөртүче бәйрәмнәрен үзләре бозганнар - руль артына исерек хәлдә утырганнар, аларны ЮХИДИ инспекторлары ачыклаган.

Гомумән, полиция хезмәткәрләре бу көннәрдә көчәйтелгән режимда хезмәт куйды. Участок инспекторлары административ хокук бозучыларга карата 23 беркетмә төзегәннәр.

Бәйрәм көннәрендә "Ашыгыч ярдәм" медицина белгечләренә дә эш артты.

-Безгә бу көннәрдә алкогольдән нык исергән 10 кеше китерделәр, аларны айнытырга туры килде, - ди фельдшер Диана Софронова. -Әлеге исерекләр хәмерне Яңа ел алдыннан ук артыгын кулланган. Ә менә көнкүрештә имгәнүләр алып - аяк, кул сындырып 11 кеше 1 гыйнвардан соң мөрәҗәгать итте. Тәүлегенә уртача 20-22 чакырту булды, кайбер көннәрдә 25 тапкыр ук.

Газ хезмәте слесарьлары да бәйрәм көннәрендә "аякта" иде. Алар район үзәгендә һәм авылларда газ мичләрен, җиһазларын ремонтлау, көйләү белән бәйле 40 заявка үтәгәннәр. Әлеге хезмәтнең диспетчерларына газ белән тәэмин итүгә кагылышлы дәгъвалар булмаган.

2018нче елның беренче эш атнасы башланды. Әлеге ел һәр йортка уңышлар һәм муллык алып килсен, бәла-казалар, табигать гарасатлары, бәхетсезлекләр безне әйләнеп узсын иде.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан көн темасы үтте бәлаказасыз каникуллары Яңа ел