Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә укытучыларны бүләкләделәр (+ФОТО)

Укытучылар көне уңаеннан район мәдәният йортында җыелган педагоглар арасында чәчләренә чал кергән хезмәт ветераннары да, яңа гына дәрес бирә башлаган яшь белгечләр дә бар иде. Якын көннәрдә 80 яшен тутырачак Антонина Колоколова гомеренең яртысыннан артыгын мәктәпкә, балаларга багышлаган. - Кечкенә чагымда ук әти: "Минем кызым укытучы була", - дия иде....

Укытучылар көне уңаеннан район мәдәният йортында җыелган педагоглар арасында чәчләренә чал кергән хезмәт ветераннары да, яңа гына дәрес бирә башлаган яшь белгечләр дә бар иде.

Якын көннәрдә 80 яшен тутырачак Антонина Колоколова гомеренең яртысыннан артыгын мәктәпкә, балаларга багышлаган.
- Кечкенә чагымда ук әти: "Минем кызым укытучы була", - дия иде. - ди Антонина Николаевна. - Шул сүзләре күңелемә кереп калды, башка һөнәр турында уйламадым да, мәктәпне тәмамлаган елны ук балалар укыта башладым. Читтән торып институт бетердем. 40 елдан артык мәктәптә эшләп, бер минутка да бу һөнәрне сайлаганга үкенмәдем.
Бүгенге бәйрәмдә Антонина Николаевнага һәм шулай ук озак еллар мәгариф өлкәсендә хезмәт куеп ялга чыккан башка ветераннарга да бүләкләр тапшырдылар.
Һөнәри эшчәнлекләрендә зур нәтиҗәләргә ирешкән укытучылар да тантанада лаеклы бүләкләр алдылар. Лашман урта мәктәбенең технология укытучысы Камил Мәслахов республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгариф өлкәсендә казанышлары өчен" күкрәк билгесенә ия булды.
Яңа Элмәле мәктәбенең чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы Марина Захарова, Иске Кади мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Рәмзия Мотыйгуллина, Чирмешән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Котбиева, Иске Үтәмеш мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Равия Назыйрова һәм башлангыч класслар укытучысы Фәридә Минголова Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Бәйрәмдә балалар бакчаларында хезмәт куючы тәрбиячеләр адресына да җылы сүзләр яңгырады. Чирмешәннән "Ландыш" балалар бакчасы тәрбиячесе Флера Гарифуллина, "Каенкай" бакчасы логопеды Ләйсән Шарапова һәм Лагеркадан "Кояшкай" бакчасы тәрбиячесе Елена Майорова мәгариф бүлеге Грамоталарына ия булдылар.
Гомумән, бүләкләрне кызганмадылар мөгаллимнәргә. Чарада ихлас теләкләр дә мулдан иде. Укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре районыбыз үзешчәннәре һәм балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар чыгышы белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы фотографии