Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә төрле милләт вәкилләре тату яши

Халыклар, диннәр арасындагы дуслык илдәге тотрыклылыкны тәэмин итә. Кремльдә видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә республикада 2014 елда милләтара сәясәтнең ничек тормышка ашырылуы һәм 2015 елга бурычлар турында сүз барды. Әлеге чарада җәмәгатьчелек һәм дини оешмалар вәкилләре катнашты. -Без күп милләтле республикада яшибез. Милләтләр арасында мөнәсәбәтләр, каршылыклар тудырмау бик катлаулы һәм нечкә...

Халыклар, диннәр арасындагы дуслык илдәге тотрыклылыкны тәэмин итә. Кремльдә видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә республикада 2014 елда милләтара сәясәтнең ничек тормышка ашырылуы һәм 2015 елга бурычлар турында сүз барды. Әлеге чарада җәмәгатьчелек һәм дини оешмалар вәкилләре катнашты.

-Без күп милләтле республикада яшибез. Милләтләр арасында мөнәсәбәтләр, каршылыклар тудырмау бик катлаулы һәм нечкә тема, монда уйлап эш итү сорала, - диде киңәшмәне алып барган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. - Барлык милләтләрнең дә гореф-гадәтләрен, йолаларын хөрмәт итик. Һәр милләткә дә үзе яшәгән җирдә ана телен өйрәнергә, динен тотарга мөмкинлек бирелергә тиеш.
Инде дүртенче ел республикада 5нче класс укучыларына дини этика нигезләре фәне укытыла. Безнең районда, республика тәкъдим иткән алты программаның икесен сайлап алганнар. Укучылар төрле диннәрнең тарихын өйрәнәләр.
Мәгълүмат чараларында да әлеге мәсьәләгә бик сак килергә кирәк, чөнки ул бик катлаулы тема.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан милләтләр диннәр