Чирмешәндә төрле милләт вәкилләре тату яши
Халыклар, диннәр арасындагы дуслык илдәге тотрыклылыкны тәэмин итә. Кремльдә видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә республикада 2014 елда милләтара сәясәтнең ничек тормышка ашырылуы һәм 2015 елга бурычлар турында сүз барды. Әлеге чарада җәмәгатьчелек һәм дини оешмалар вәкилләре катнашты.
-Без күп милләтле республикада яшибез. Милләтләр арасында мөнәсәбәтләр, каршылыклар тудырмау бик катлаулы һәм нечкә...