Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә тагын 10 миллионлап сум акча җыярга кирәк

Районда физик затлар милкенә булган салымнарны Туймәт, Утыз Имән авыллары халкының күпчелеге түләгән. Бәркәтә, Шешминка, Түбән Кармалка авыл җирлекләрендә яшәүчеләр генә бу яктан никтер ашыкмый әле. Югыйсә, 1 декабрьгә хәтле исәп-хисап ясамасаң, өстәмә пеня түләргә калачак. Мәгълүм булганча, без 2015 ел өчен милек, җир һәм транспорт салымы түлибез. Бу хакта...

Районда физик затлар милкенә булган салымнарны Туймәт, Утыз Имән авыллары халкының күпчелеге түләгән. Бәркәтә, Шешминка, Түбән Кармалка авыл җирлекләрендә яшәүчеләр генә бу яктан никтер ашыкмый әле. Югыйсә, 1 декабрьгә хәтле исәп-хисап ясамасаң, өстәмә пеня түләргә калачак.

Мәгълүм булганча, без 2015 ел өчен милек, җир һәм транспорт салымы түлибез. Бу хакта барыбызга да "бәхет хатлары" килде.
Районда җир салымы 4 миллион 904 мең сум күләмендә җыелырга тиеш булса, халык әлегә аның 2 миллион да 253 мең сумын түләгән. Утыз Имәндә, Бәркәтәдә, Туймәттә яшәүчеләрнең 80-90 проценты бу төр салым буенча араны өзгән. Югары Кәминкә, Туймәт, Түбән Кәминкә авыл җирлекләрендә милек салымының 60 процентка якыны җыелган. Анда да халык "кыстатмый".
Транспорт салымы акрын "тама": тиешле 13 миллион да 889 мең сумның әлегә 4 миллион да 484 мең сумы гына җыелган (тиешлненең 33 проценты). Дөрес, Югары Кәминкә, Ивашкино, Иске Котыш авыл җирлекләре суммаларның яртысыннан күбрәген түләнгән.
Гомумән, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Әһлиуллин әйтүенчә, районда милек салымы барлыгы 21 миллион 285 мең сум күләмендә җыелырга тиеш. Әлегә бу сумманың яртысыннан азы гына казнада.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы салымнар 10 миллион