Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә су линияләре яңартыла

Бүген "Чиста су" программасы кысаларында район үзәгенең кайбер урамнарында яңа су торбалары сузыла. Агымдагы елда моның өчен республика бюджетыннан 8 миллион сум акча бирелгән. -Канаш, Техническая, Мир урамнарында һәм Ярминкә тыкрыгында су линияләре яңартылды инде, - ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте директоры Рәфыйк Хәйдаров. - Аларны төп линияләргә тоташтыру...

Бүген "Чиста су" программасы кысаларында район үзәгенең кайбер урамнарында яңа су торбалары сузыла. Агымдагы елда моның өчен республика бюджетыннан 8 миллион сум акча бирелгән.

-Канаш, Техническая, Мир урамнарында һәм Ярминкә тыкрыгында су линияләре яңартылды инде, - ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте директоры Рәфыйк Хәйдаров. - Аларны төп линияләргә тоташтыру эшләре генә калды. Совет урамында да искергән, черегән торбалар урынына яңалары салыначак. Шулай ук бу урамда 200 метр саен задвижкалар - эшермәләр куелган коелар да ясалачак. Бу, кирәк булганда, аерым йортларга керүче линияне ябып торырга мөмкинлек бирәчәк.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән авылы су линияләре