Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә соңгы биш елда сигез кеше суга батып үлгән

Соңгы биш елда районда сигез кеше суга батып үлгән. Узган елны Шушма елгасында 13 яшьлек кызның гомере өзелде. 1 июньнән су коену сезоны ачылды. Эссе көнне кешеләр су буена ял итәргә, күңел ачырга ашыга. Әмма суга керү, шатлык - куаныч урынына, кайгы - хәсрәт тә алып килергә мөмкин. -Сулыклар янында...

Соңгы биш елда районда сигез кеше суга батып үлгән. Узган елны Шушма елгасында 13 яшьлек кызның гомере өзелде.

1 июньнән су коену сезоны ачылды. Эссе көнне кешеләр су буена ял итәргә, күңел ачырга ашыга. Әмма суга керү, шатлык - куаныч урынына, кайгы - хәсрәт тә алып килергә мөмкин.
-Сулыклар янында ял иткәндә аеруча сак булырга, кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк, -ди 135нче янгын часте начальнигы Фәрит Яруллин. - Таныш булмаган, коенуны тыя торган билгеләр куелган урыннарда суга керү тыела. Авыл җирлекләре башлыклары уз территорияләрендәге санкцияләнмәгән коену урыннарында тыюлы билгеләр урнаштырырга бурычлы. Җәй айларында аеруча балаларны игътибар үзәгендә тотарга кирәк. Аларның өлкәннәрдән башка сулыклар янына баруына, су керүләренә юл куярга ярамый. Сулыкларда үлү очракларының төп сәбәбе - су керергә көйләнмәгән урыннарда коену, исерткеч эчемлекләр куллану, йөзү белмәү, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү.
Су керүчеләргә берничә киңәш: коенырга ялгыз бармаска. Килү белән суга ташланырга ярамый. Кайбер кешеләр үз - үзләренә бик нык ышанып, сакланмыйлар: ярдан эчкә бик еракка керәләр,югыйсә кире кайтыр өчен көч җитмәскә мөмкин. Тирән һәм көчле агым булмаган урыннарны сайлап, Һава температурасы 20- 25 , су температурасы 17 -19 градус булганда, кояшлы һәм җилсез көнне су керүҗ яхшырак дип тәкъдим ителә. Суга әкрен генә керергә кирәк һәм тиз генә чумып алу яхшы. Өшегәнче суда торырга кирәкми, мондый вакытта көзән җыера башларга ихтимал.
Бәхетсезле очрагы килеп чыкса, янгын частеның телефон номеры - 01, ашыгыч ярдәм - 03 яисә 112 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы сак булыгыз суда коену