Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә поп белән хәзрәт бергә спорт белән шөгыльләнәләр

Чирмешәндә поп белән хәзрәт бергә спорт белән шөгыльләнәләр, бассейнга йөриләр. Православие һәм ислам диненең яшь руханилары ничек дус һәм аңлашып яшәргә кирәклеген әнә шулай үз мисалларында үрнәк итеп күрсәтәләр. -Мин мәчеттә дә еш булам, мондагы коллегам белән даими очрашып, сөйләшеп торабыз, сүзләребез килә, - диде больница хезмәткәрләре янына экстремизм һәи...

Чирмешәндә поп белән хәзрәт бергә спорт белән шөгыльләнәләр, бассейнга йөриләр. Православие һәм ислам диненең яшь руханилары ничек дус һәм аңлашып яшәргә кирәклеген әнә шулай үз мисалларында үрнәк итеп күрсәтәләр.

-Мин мәчеттә дә еш булам, мондагы коллегам белән даими очрашып, сөйләшеп торабыз, сүзләребез килә, - диде больница хезмәткәрләре янына экстремизм һәи терроризм темасына кагылышлы чираттагы очрашу - сөйләшүгә килгән Александа атакай.- Кызганыч, бүген күпләр үз динен белми, аны өйрәнергә иренә. Мәчет, чиркәүләргә йөрүчеләр сирәк. Шушы "бушлык"тан начар ният белән экстремистлар файдалана да инде. Кеше төрле секталарга, диннең традицион булмаган агымнарына юлыга. Аннан милләтара, динара дошманлыкка да ерак түгел.
Бездә, республикада, районда да, шөкер, тату яшибез. Милләтләр арасында, күз тимәсен, тавыш-гауга чыкканы юк. Бергә аңлашып эшлибез, күршеләр булып яшибез. Ике дин руханиларының шушы дуслыкны саклау, аны тагын да ныгыту мөһимлеге хакында кат-кат сөйләп торуы, кайбер мәдәни-спорт чараларын бергә уздыруы да сөенечле.
-Беркем беркемнән өстен түгел, Аллаһ бар халыкны да бертигез итеп яраткан, - ди Чирмешән мәчете имамы Хәбир Ханов. - Кешене этник нигездә юктан гына рәнҗетергә, тавыш чыгарырга күп кирәкмени?! Хәтта уен-көлке белән әйтеп ташланган сүз белән дә адәм баласының хәтерен калдырырырга мөмкин. Шунлыктан, бер-беребез белән аралашканда да әдәплерәк булу шарт. Башка милләт кешесен хөрмәтли белик.
Сөйләгәннәрен куәтләп, дин әһелләре - Чирмешән мөхтәсибәте һәм Чирмешән благочинные райондагы дини берләшмәләр арасында хезмәттәшлек хакында килешү төзеделәр. Документ мөһерләп тә рәсмиләштерелде. Анда ислам һәм православие дине оешмалары районда социаль-тәрбия чараларын бергәләшеп үткәрергә, ике дин арасында дуслыкны ныгытырга, бергә семинарлар, түгәрәк өстәлләр, спорт ярышлары оештырырга, яшьләрне тәрбияләшергә сүз куеша. Әлеге килешүне имзалауга район үзәк больницасы коллективы шаһит булды.
Киләсе якшәмбедә, 20 сентябрь көнне "Православ һәм ислам яшьләре экстремизмга каршы" дигән велоузыш үткәрелә. Анда катнашучылар Яшьләр ял итү үзәге каршындагы мәйданнан көндезге 13.00 сәгатьтә велосипедлар белән кузгалып, Чирмешәндәге мәчеткә, чиркәүләргә керәчәк, руханилар диннәр хакында сөйләячәк.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы мәчет чиркәү