Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә пенсионерлар салым түли, ә эшмәкәрләр ашыкмый

Беренче генә язуыбыз түгел, районда зур йөк машиналары - "фуралар" тотучы өч-дүрт кешенең барлыгы 1 миллион 444 мең сум салым әҗәте бар. Ни гаҗәп, шундый кыйммәтле машиналар алырлык мөмкинлекләре булып та, алар бурычларын капларга ашыкмыйлар. Хәтта күпме генә пенсия алып яшәүче күпчелек әби-бабайларның да бурычлары юк, югыйсә. Районда салымнар буенча...

Беренче генә язуыбыз түгел, районда зур йөк машиналары - "фуралар" тотучы өч-дүрт кешенең барлыгы 1 миллион 444 мең сум салым әҗәте бар.

Ни гаҗәп, шундый кыйммәтле машиналар алырлык мөмкинлекләре булып та, алар бурычларын капларга ашыкмыйлар. Хәтта күпме генә пенсия алып яшәүче күпчелек әби-бабайларның да бурычлары юк, югыйсә.
Районда салымнар буенча барлыгы 8 миллион 176 мең сум бурыч җыелган. Бераз кимегән әле ул: июль аенда әлеге сумма бөтенләй 14 миллион ук булган.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Әһлиуллин әйтүенчә, иң кыены табыш салымын һәм "подоходный"ны җыю икән.
-Бүген "ҮтәмешАГРО" 296 мең сум НДФЛ бурычына ия. "Үтәмеш" җәмгыятенең салымнар буенча 1 миллион да 68 мең сум, "Кара Чишмә"нең 205 мең сум "койрыгы" бар. Салым түләмәүчеләрнең аеруча "тискәреләре" белән хәзер прокуратура эшли. Суд приставлары хезмәкәрләре андыйларның автомобильләренә арест салу, транспортларының хәрәкәтен чикләү җәзасын куллана. Салым бурычлары 10 мең сумнан артканнар чит илгә чыга алмый, - ди Марат Әһлиуллин.
Кайбер райондашларыбыз торак коммуналь-хезмәтләр - салкын су белән тәэмин иткән, чүп чыгарган өчен һәм ТСЖга дистәләрчә еллар түләми. 1 сентябрьгә мондый бурычлар күләме барлыгы 1 миллион 38 мең сум. Шуның 851 меңе, 82 проценты Чирмешән авыл җирлеге өлешенә туры килә. Район үзәгендә кайберәүләрнең хәтта 78 мең, 41 мең сум бурычлары җыелган. Район үзәгендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен 159 кеше бурычлы. Шуларның 8енең генә эшләре суд аша узган, хәзер алар белән суд приставалары шөгыльләнә. Гомумән, сентябрь аенда суд приставлары торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны түләтү буенча айлык игълан иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы пенсия салымнар

2
X