Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә мини-ферма төзүчеләргә район да булыша

Бүген районда 80 мини-ферма исәпләнә. Әлеге фермерларның 7се субсидияне агымдагы елда гына алган, тагын биш кеше чиратта тора, документлар тапшыра. -Мини-ферма төзүгә субсидия алу, ягъни республика программасына керү өчен чиратка басканчы төзелешнең 50 проценттан артыгы тәмамланган булырга тиеш, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Гатауллин....

Бүген районда 80 мини-ферма исәпләнә. Әлеге фермерларның 7се субсидияне агымдагы елда гына алган, тагын биш кеше чиратта тора, документлар тапшыра.


-Мини-ферма төзүгә субсидия алу, ягъни республика программасына керү өчен чиратка басканчы төзелешнең 50 проценттан артыгы тәмамланган булырга тиеш, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Гатауллин. - Мал санын арттырырга теләүчеләргә район да ярдәм итә, аларга эш башлау - стеналарны күтәрү өчен керамзит блоклар кайтарып бирелә.

Быел бу максатларга 12 меңнән артык блок кайтарылган, әлеге эш дәвам итә. Район җитәкчелеге шундый ярдәм алган хуҗалыкларга ай ярымнан да соңга калмыйча республика программасына басуны максат итеп куя. Бу шәхси ярдәмче хуҗалыклар савым сыерларының баш санын 3тән 8гә кадәр җиткерергә, 5 ел эчендә баш санын киметмәскә һәм җитештергән продкуцияне дәүләткә тапшырып торырга тиеш була. Мини-фермалар даими контрольгә алына.

Савым сыерларының санын арттыру буенча республика программасы 2015 елда эшли башлады, шул елда ук районда 40 мини-ферма төзелде, 2016 елда аларның саны тагын 28гә артты.

Иң күп мини-ферма Иске Кади авыл җирлегендә, биредә алар 14кә җиткән. Түбән Кәминкә авыл җирлегендә - 13, Чирмешәндә 9 мини-ферма бар. Ә менә Шешминка, Күтәмә, Яңа Кади авыл җирлекләрендә, нигәдер, бу программага басарга ашыкмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined миниферма