Миниферма тег белән яңалыклар
-
Чирмешәндә мини-ферма төзүчеләргә район да булыша
Бүген районда 80 мини-ферма исәпләнә. Әлеге фермерларның 7се субсидияне агымдагы елда гына алган, тагын биш кеше чиратта тора, документлар тапшыра. -Мини-ферма төзүгә субсидия алу, ягъни республика программасына керү өчен чиратка басканчы төзелешнең 50 проценттан артыгы тәмамланган булырга тиеш, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Гатауллин....
-
Чирмешәндә тугыз хуҗалык мини-ферма төзи
Чирмешән елгасы аша җәяүлеләр өчен күпер кайчан төзелер, Совет урамында яктырткычлар янмый, Мәктәп урамында юл начар, район үзәк больницасында түләүле хезмәтләр кертәләр, районда халык саны кими... Чирмешән авыл җирлегендә узган халык җыенында, нигездә, әлеге һәм башка мәсьәләләр турында сүз барды. Халык җыены Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева...
-
Лашман авыл җирлегендә биш мини-ферма төзелгән
Лашман авыл җирлегендә узган елда 5 мини-ферма теркәлгән. Быел тагын 7 хуҗалык моның өчен документлар әзерли. -Яшәргә була, сөткә бәяне генә төшермәсеннәр, әнә кибеттә аның литрын 50-55 сумнан ук саталар бит, - ди Лашман авылыннан Фәния Галимова. Алар, ире Рауфан белән, мини-фермаларындагы савым сыерлары санын былтыр биш башка җиткереп калдырганнар....
-
Чирмешән районында мини-фермалар төзиләр
Районыбыздан күп терлек асраучы алты гаилә мини-фермалар төзү өчен бирелүче 200 шәр мең сум дәүләт субсидиясе алды. Югары Кәминкәдән Алмаз Гарифуллин, Ивашкинодан Николай Серендеев, Түбән Кәминкәдән Фәнис Гафиятуллин, Иске Үтәмештән Сәгыйт Хөснетдинов, Урманасты Үтәмештән Рәзифә Галиуллина, Казанкадан Николай Хмелевлар үз хуҗалыкларындагы маллар санын тагын ишәйтмәкче. Быелның июленнән эшли башлаган республика...