Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә һәм Иске Кадида бодай суктыралар

"Чирмешән АГРО"да узган атнада ук арыш ура башладылар. Дүшәмбе көнне исә ындыр табагына уҗым бодае төялгән тәүге олаулар да кайтты. Таяба ягындагы, базадан иң ерак участокларның берсендә берьюлы дүрт комбайн эшли. Күбесе 2-3 еллык техникаларны тәҗрибәле механизаторлар иярли. Алты комбайнчы Иске Котыштан. Әле ниндиләре! Николай Куркин һәм Михаил Фадеев дистә...

"Чирмешән АГРО"да узган атнада ук арыш ура башладылар. Дүшәмбе көнне исә ындыр табагына уҗым бодае төялгән тәүге олаулар да кайтты.

Таяба ягындагы, базадан иң ерак участокларның берсендә берьюлы дүрт комбайн эшли. Күбесе 2-3 еллык техникаларны тәҗрибәле механизаторлар иярли. Алты комбайнчы Иске Котыштан. Әле ниндиләре! Николай Куркин һәм Михаил Фадеев дистә еллар Котыш һәм Кади кырларында меңәрләгән гектар иңләгән осталар. Алар бер комбайнда икәү. Әле генә, арба да тагылган КамАЗга беренче бункерларын бушаттылар. Җәүдәт Җиһаншин йөкне тиз кайтарыр, ул да тәҗрибәле йөртүче, хуҗалыкта уракка кадәр кыр юлларын да тигезләп, шомартып куйганнар.
-Без КЗС-8, КЗС-12 дип атап йөртүче "Палессе" комбайннарын эш барышында көйлибез. Ватылалар диюем түгел, башта кайбер урыннарны кырга чыккач регулировать итәбез инде. Башак та яхшы суктырылсын, бөртек тә чиста булсын, - ди "Чирмешән АГРО"ның баш инженеры Нәкыйп Мөктәсимов.
Алда язылганча, хуҗалыкта арышны да теземнәргә салалар. 50 гектарлап мәйданны җиңдергәннәр дә. Монда Илдар Габидуллин белән Александр Беззубовның "Нива" комбайннары тәүлек буе сүнми. Алмашлап эшлиләр.
"Чирмешән АГРО"да уҗым бодае һәм арыш тулаем 1350 гектарда игелгән. Алар өлгергән. Әле тагын 1200 гектарда сабанашлык культуралары уңышын җыясы бар.
... Төш вакыты якынлашып килә. Игенчеләргә беренче һәм икенче ашларны кырга ук алып киләләр. Төшке һәм кичке аш та, кем әйтмешли, расписание буенча. Анысы да анысы, уңыш ягы ничегрәк соң?
-Начар түгел, уҗым бодаеның гектарыннан уртача 30 центнер чыга,- ди хуҗалык җитәкчесе Илшат Гозәеров.
Башка авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә тизрәк уракка керешергә кирәк. Көннәр коры, җылы вакытта эш үрчемле була. Район җитәкчелеге нәкъ шундый һава шартларында оешканлык күрсәтү бурычын куйды.
Иске Кади кырлары да комбайннар гөрелтәсендә. Узган атнада күпьеллык үләннәр суктырганнар. Инде "Авангард"та уҗым бодае җыялар. Гектардан 30 центнерлап уңыш - әйбәт күрсәткеч. Биредә арыш һәм уҗым бодае 500 гектарлап мәйдан били, алар яхшы тәрбия күргән. Язын чәчелгән участоклар да өметле.
-Уракны озакка сузмаска исәп, - ди хуҗалык рәисе Рәдис Камалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Урыпҗыю эшләре