Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә коену өчен махсус урыннар юк

Узган ике ел җәендә республика сулыкларында 148 кеше батып үлгән. Араларында балалар да бар. Суда батучыларның күбесе исерек булган, тиешсез урында коенган. Кызганыч, республикада, 31 районда махсус җиһазланган пляжлар юк. Кем кайда тели, шунда суга керә, кагыйдәләрне, таләпләрне үтәми. Андыйларга карата кырыс чаралар күрелергә тиеш. Менә шуларны истә тотып, Татарстанда...

Узган ике ел җәендә республика сулыкларында 148 кеше батып үлгән. Араларында балалар да бар.

Суда батучыларның күбесе исерек булган, тиешсез урында коенган.
Кызганыч, республикада, 31 районда махсус җиһазланган пляжлар юк. Кем кайда тели, шунда суга керә, кагыйдәләрне, таләпләрне үтәми. Андыйларга карата кырыс чаралар күрелергә тиеш.
Менә шуларны истә тотып, Татарстанда быел да су объектларында куркынычсызлык айлыгы игълан ителде. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, һәм янгын куркынычсызлыгы буенча республика комиссиясенең планнан тыш утырышында әйттеләр. Әлеге утырыш барышында Сабантуйлар чорында кыркынычсызлык мәсьәләләре хакында да сүз барды. Комиссия рәисе - ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин әйтүенчә, зур масштаблы, күп кеше катнашындагы әлеге милли бәйрәмдә куркынычсызлык - иң мөһим мәсьәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы сулыклар коену