Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә кайгы митингы узды, шәмнәр кабызылды

Бөек Ватан сугышы башланган көн уңаеннан, 22 июньдә район үзәгендә кайгы митингы узды, анда йөзләгән кеше катнашты. Моннан 76 ел элек илебез чикләрен бозып кергән фашистларны тез чүктергән халкыбыз батырлыгын әле дә онытмыйбыз, еш искә алабыз. Безнең районнан Бөек Ватан сугышына 19852 кеше китә, 8534се кире кайтмый: һәлак була, хәбәрсез...

Бөек Ватан сугышы башланган көн уңаеннан, 22 июньдә район үзәгендә кайгы митингы узды, анда йөзләгән кеше катнашты.


Моннан 76 ел элек илебез чикләрен бозып кергән фашистларны тез чүктергән халкыбыз батырлыгын әле дә онытмыйбыз, еш искә алабыз.

Безнең районнан Бөек Ватан сугышына 19852 кеше китә, 8534се кире кайтмый: һәлак була, хәбәрсез югала. Ул сугышта катнашканнардан 12се генә бүген исән-сау.

-Әле бүген дә, Бөек Ватан сугышында һәлак булган миллионнарча кешенең кабере билгеле түгел, әле бүген дә дөньяның кайбер илләрендә тынычлык юк, - диде район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина митингта чыгышында. -Без хәтерне югалтмыйбыз, бүген кайгы кичерәбез.

Бик күп югалтулар китергән аясыз сугышта гомерләре киселгән, үзе турында түгел, иле турында уйлап ут астына кергән каһарманнарны бер минут тын калып искә алдык. Азатлык сугышчысы түренә веноклар, чәчәкләр салынды. Мәктәп укучылары һәйкәл һәм Мәңгелек ут янында почетлы караулда тордылар.

Чирмешәндә үткән Хәтер һәм кайгы митингысында оешмалар, хәрби комиссариат вәкилләре, дин әһелләре, мәктәпләр укучылары һәм укытучылары катнашты. Чыгыш ясаучылар илдә, дөньяда иминлек, үзара татулык булуын теләделәр, үткәннәрне онытмаска өндәделәр.

Чирмешәнлеләр 21 июнь кичендә Мәңгелек ут каршында оештырылган "Хәтер шәме кабыз!" акциясендә дә актив катнаштылар. Яшьләр эшләре һәм спорт, мәгариф, мәдәният бүлекләре, РДК, яшьләрнең ял итү үзәге вәкилләре, яшьгвардиячеләр ике йөзгә якын шәм кабызып, шулардан символик "1941" санын яздылар.

Ил күләмендә үткән бу акция-марафон бездә кыскарак кына булды, чөнки чара башлануга көчле яңгыр явып китте. Халык машиналарга, биналарга кереп ышыкланды. Ә сугышта алай ышыкланырга, көтеп торырга җай да булмаган...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined