Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә карлар эри, штрафлар күбәя

Шушы көннәрдә районның административ комиссиясе әгъзалары Чирмешәндәге кайбер урамнарда чисталыкны тикшерү максатыннан, рейд үткәргәннәр, дүрт кешегә карата беркетмәләр дә төзегәннәр. Җир кардан әле ачылып бетмәгән, әмма әле анда, әле монда чүп - чар: шешәләр, буш пакетлар калкып та чыкты. Елга, юл буйларында да байтак чүп җыелган. -Без соңгы тапкыр Амур...

Шушы көннәрдә районның административ комиссиясе әгъзалары Чирмешәндәге кайбер урамнарда чисталыкны тикшерү максатыннан, рейд үткәргәннәр, дүрт кешегә карата беркетмәләр дә төзегәннәр.

Җир кардан әле ачылып бетмәгән, әмма әле анда, әле монда чүп - чар: шешәләр, буш пакетлар калкып та чыкты. Елга, юл буйларында да байтак чүп җыелган.
-Без соңгы тапкыр Амур ягындагы Октябрьская, Яшьләр, Береговая, Кәбиров исемендәге урамнарны тикшереп чыктык, - ди административ комиссиянең җаваплы сәркәтибе Зөлфия Әхмәтҗанова. - Кар эри башлагач, көздән калган төзелеш материаллары да, чүп - чар да ачылды. Монда йортлар каршына пычрак юынтык сулары түгүчеләр дә, көнкүреш калдыкларын да ташлаучылар да бар.
Форсаттан файдаланып, райондашларыбызга шуны да әйтеп узасы килә, чисталык айлыгын игълан иткәнне көтеп тормыйча, кышкы чүп - чарны җыеп алырга кирәк. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга карата административ беркетмә төзеләчәк һәм аларга штраф түләргә туры киләчәк.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан