Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә инвалидлар декадасы кысаларында зур чаралар үткәрелә

Инвалидлар декадасы кысаларында, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен районда төрле чаралар үткәрү, аларга төрле яклап рухи һәм матди ярдәм күрсәтү күздә тотыла. 3 декабрь - Халыкара инвалидлар көнендә инвалидлар җәмгыяте авыллардагы бүлекчә рәисләре катнашында район үзәгендә "түгәрәк өстәл" оештырмакчы булабыз. -Районда 1824 инвалид исәпләнә, 80гә якыны - балалар. Бездә физик...

Инвалидлар декадасы кысаларында, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен районда төрле чаралар үткәрү, аларга төрле яклап рухи һәм матди ярдәм күрсәтү күздә тотыла.

3 декабрь - Халыкара инвалидлар көнендә инвалидлар җәмгыяте авыллардагы бүлекчә рәисләре катнашында район үзәгендә "түгәрәк өстәл" оештырмакчы булабыз.
-Районда 1824 инвалид исәпләнә, 80гә якыны - балалар. Бездә физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне кайгырту бер көн, бер декада белән генә чикләнми, ул өзлексез алып барыла, -ди район инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова. - Декада барышында инвалидларга игътибар нык арта. Бочча буенча ярышлар, "Без булдырабыз!" дигән исем астында Хәйрия концерты, кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештыруны, Әлмәткә спектакльгә баруны планлаштырдык. Бу эшләрдән район оешмалары һәм учреждениеләре дә читтә калмас дип өметләнәбез. Матди ярдәм сорап берничә кешегә хат язган идек. Алар баш тартмадылар, бу изге эшкә өлеш кертәчәкләр. Якташларыбыз арасында игелекле кешеләр күп, алар безгә һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Форсаттан файдаланып, аларга рәхмәтемне җиткерәм.
Социаль яклау бүлеге һәм "Мәрхәмәтле йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре дә әлеге төр гражданнарга консультацияләр үткәрәчәк, бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр, инвалидларның өйләренә барып, бүләкләр тапшырачаклар, спорт һәм мәдәни чаралар оештыру да каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы инвалидлар декадасы