Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә ике машина йөртүче тоткарланган - исерек хәлдә һәм машина йөртү таныклыксыз

01 23 гыйнвар көнне Иске Үтәмеш авылындагы бер хуҗалыкта терлек абзары янган. Янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторлары ут электр үткәргечләрдәге кыска ялганыштан чыккан дип фаразлый. 02 22нән 28 гыйнварга кадәр Чирмешән полиция бүлекчәсенә 24 хәбәр кергән. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 17 административ беркетмә төзегәннәр. Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте булган,...

01 23 гыйнвар көнне Иске Үтәмеш авылындагы бер хуҗалыкта терлек абзары янган. Янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторлары ут электр үткәргечләрдәге кыска ялганыштан чыккан дип фаразлый.

02 22нән 28 гыйнварга кадәр Чирмешән полиция бүлекчәсенә 24 хәбәр кергән.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 17 административ беркетмә төзегәннәр. Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте булган, барысы да - матди зыян белән.

ЮХИДИ инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 67 очрагын ачыклаганнар, ике машина йөртүче транспорт белән исерек килеш идарә иткән, өстәвенә, алар моңа кадәр машина йөртү таныклыкларыннан мәхрүм ителгән булганнар.

Үзбәкстан гражданинын яшәү урыны буенча законсыз рәвештә үз йортында теркәткән Күтәмә авылы кешесе җинаять җаваплылыгына тартылачак.

Өеннән спиртлы эчемлек - самогон саткан Иске Котыш авылы кешесенә дә закон каршында җавап тотарга туры килер.

03 Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәмендә 32 чакырту теркәлгән. Фельдшерлар әйтүенчә, күпчелек чакыртулар - йөрәк-кан системасы чирләр белән авыручылар янына. ОРВИ белән авыручылар саны кисәк арткан, ике көндә андый 9 очрак теркәлгән.

04 Бер атнада газ хезмәте слесарьлары газ җайланмаларын көйләү һәм төзәтү буенча 34 заявка үтәгәннәр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined машина йөртү таныклыксыз исерек хәлдә