Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә иң матур Яңа ел территорияләре балалар бакчаларында

Район үзәгендәге оешмалар һәм учреждениеләр арасында территорияләрне Яңа елга иң яхшы бизәү буенча бәйге җиңүчеләрен иртәгә, 27 декабрьдә беләчәкбез. Махсус комиссия Яңа ел мәйданчыкларын тикшереп чыкты һәм иң яхшыларын билгеләде. Җиңүчеләрне шимбә көнне, төп чыршыны ачу тантанасында әйтәчәкләр һәм бүләкләячәкләр. Башка еллардан аермалы буларак, быел җиңүчеләрне төрле группаларда билгеләмәделәр. Кызганычка...

Район үзәгендәге оешмалар һәм учреждениеләр арасында территорияләрне Яңа елга иң яхшы бизәү буенча бәйге җиңүчеләрен иртәгә, 27 декабрьдә беләчәкбез.

Махсус комиссия Яңа ел мәйданчыкларын тикшереп чыкты һәм иң яхшыларын билгеләде. Җиңүчеләрне шимбә көнне, төп чыршыны ачу тантанасында әйтәчәкләр һәм бүләкләячәкләр.
Башка еллардан аермалы буларак, быел җиңүчеләрне төрле группаларда билгеләмәделәр. Кызганычка каршы, Гран-прига лаек оешма да табылмады. Матур итеп бизәргә әллә вакыт җитмәде, әллә инде акча табылмады.
Шулай да күпчелек үз территорияләрендә кулдан килгәнчә, мөмкин кадәр эш башкарганнар, чыршы да бизәгәннәр, гирляндалар да күп, төрледән - төрле яңа ел фигуралары да ясаганнар. Аеруча балалар бакчалары нык тырышкан. Мөгаен, башка бер оешма да бу яктан алар кадәр эшләмәгәндер. Бакчаларның һәрберсенең территориясен утызга якын кар сыннары, аллы-гөлле чыршылар бизәп тора.
Полиция һәм ГИБДД бүлекчәсе биналары территорияләре дә чирмешәнлеләрнең күзләрен иркәли. Ә инде район мәдәният йорты каршындагы мәйдан район үзәгенең "йөзек кашы" дип тә була. Зур эскәмиядә утырып торучы Кыш бабай белән Кар кызы беркемне дә битараф калдырмас. "Кәрвансарай" каршындагы матур чыршы да төнлә ерактан күренеп тора, төрле утлары белән игътибарны җәлеп итә.
Район үзәгендә башка зур сәүдә йортлары да бар. Әмма алар, мөмкинлекләре булып та, бу эш белән "вакланып тормаганнар", бер - ике гирлянда элү дә җитә дип санаганнар бугай. Сүз уңаеннан, шәхси эшмәкәрләр, гомумән, быел территорияләрен бизәү буенча әллә ни активлык күрсәтмәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Яңа ел территория балалар бакчаларына йөрткән өчен атааналарга