Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә халык фикерен белештеләр

Чирмешәннең көньягында, Амур ягындагы Заречная урамында кайбер йортларда яшәүчеләр сусызлыктан интегә, юл аша торба саласы иде. Район үзәгендә, узган халык җыенында бу хакта сүз кузгаткан ветеран Елизавета Гришанина хаклы. Район җитәкчелеге әлеге мәсьәләне контрольдә тотачак. Билгеле, бар да берьюлы булмый, әмма кайбер эшләр зур чыгымнар сорамый, димәк, ветеранның мөрәҗәгате буенча...

Чирмешәннең көньягында, Амур ягындагы Заречная урамында кайбер йортларда яшәүчеләр сусызлыктан интегә, юл аша торба саласы иде.

Район үзәгендә, узган халык җыенында бу хакта сүз кузгаткан ветеран Елизавета Гришанина хаклы. Район җитәкчелеге әлеге мәсьәләне контрольдә тотачак. Билгеле, бар да берьюлы булмый, әмма кайбер эшләр зур чыгымнар сорамый, димәк, ветеранның мөрәҗәгате буенча чара күрелми калмас. Шул ук Заречная урамында байтак средстволар җәлеп итеп, су челтәрләрен яңарттылар, юлны яхшырттылар, инде элемтә линиясен үзгәртеп коралар. Бу эшләргә сөенеп, урам халкы бәйрәм дә оештырган. Үзләре инициатива күрсәткәннәр.
Фоат Бикбов яшеллеккә игътибарны көчәйтү кирәклеген әйтте. Әйтик, Карл Маркс урамында ясалган аллея тирәсендә кайвакыт чисталык җитенкерәми. Элек төзелгәннәрне, гомумән кадерләп сакларга тиешбез. Ветеранны авыл хуҗалыгындагы бүгенге хәл дә борчый.
Тулаем алганда, район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин да катнашкан җыенда әйтелгәнчә, районда һәм Чирмешәндә дә төзелешләр туктап тормый, яңа биналар сафка баса, үзгәртеп корыла, яңа йортлар калка. Тиздән район үзәгендә 80 урынга балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак, яшьләр ял итү үзәге, күпфатирлы аренда торак йорты төзелә башлады. Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршында менә дигән парк-сквер булачак, анда эш ахырына якынлаша. Канализация челтәрләрен киңәйтү, юлларны төзәтү, су челтәрләрен яңарту буенча да чаралар күрелә.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы халык җыены