Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә физкультурачылар бәйрәм итте

Узган атнада район үзәгендә Физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр. Традиция буенча, әлеге чарада район, республикакүләм спорт ярышларында уңышларга ирешкән спортчыларны, районда спорт үсешенә өлеш керткән якташларыбызны бүләкләделәр. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Быел Физкультурачылар көнен укучыларның 10нчы Спартакиадасына багышладылар. Анда 17 спорт төре буенча узган ярышларда район спортчылары 13 төрдә...

Узган атнада район үзәгендә Физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр. Традиция буенча, әлеге чарада район, республикакүләм спорт ярышларында уңышларга ирешкән спортчыларны, районда спорт үсешенә өлеш керткән якташларыбызны бүләкләделәр. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.

Быел Физкультурачылар көнен укучыларның 10нчы Спартакиадасына багышладылар. Анда 17 спорт төре буенча узган ярышларда район спортчылары 13 төрдә призлы урыннарга лаек булганнар. Әйтик,хоккей буенча кызлар командасы, чаңгычылар, шорт-тректа катнашучылар беренче урында; футболчы кызларыбыз, хоккейчы егетләребез, бокс, волейбол(егетләр), баскетбол (кызлар) буенча командалар республикада - икенче урында.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әкъдәс Шакиров спорт сөючеләрне бәйрәм белән котлады һәм Боз сарае директоры Риф Зариповка "Физик культура һәм спорт отличнигы" күкрәк билгесе, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Марина Овсянниковага, шул ук мәктәпнең тренерлары Петр Захаровка һәм Татьяна Шерматовага ТР Яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.
"Чирмешән" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары Рафаэль Шәфигуллин һәм Марина Колесникова муниципаль район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы физкультура