Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә дә аракының ничек “акканын“ күзәтеп торачаклар

Татарстанда алкоголь продукциясе үтүче юлны тулысынча "төшереп", теркәп бармакчылар. Бу хакта бер язган идек инде, ЕГАИС дип аталуы автоматлаштырылган система ярдәмендә киләсе елдан хәмернең һәр шешәсе исәпкә алынырга тиеш була. Гади генә әйткәндә, заводларда, складларда, күмәртәләп сату нокталарында, кибетләрдә шешәләрдәге штрих-кодларны укый торган җайланмалар урнаштырыла. Аннан укылган мәгълүматлар исә төп...

Татарстанда алкоголь продукциясе үтүче юлны тулысынча "төшереп", теркәп бармакчылар. Бу хакта бер язган идек инде, ЕГАИС дип аталуы автоматлаштырылган система ярдәмендә киләсе елдан хәмернең һәр шешәсе исәпкә алынырга тиеш була.

Гади генә әйткәндә, заводларда, складларда, күмәртәләп сату нокталарында, кибетләрдә шешәләрдәге штрих-кодларны укый торган җайланмалар урнаштырыла. Аннан укылган мәгълүматлар исә төп базада туплана икән. Һәркайда шешәләрне шул җиһаз аша үткәреп, алкогольнең юлын күзәтәчәкләр. Республикада ЕГАИС системасын яңа елдан эшләтеп җибәрү бурычы куелган.
-Әлеге системага тоташу өчен кибетләрдә әүвәл интернет булырга тиеш. Яхшы, заманча компьютер да кирәгәчәк. Беренче январьга кадәр эшмәкәрләр тест режимында теркәлеп, "крипто-ачкыч" алырга, махсус программа урнаштырырга тиешләр, - ди әлеге уңайдан районның электр элемтәсе оешмасы начальнигы Рамил Моратшин. - Бүген райондагы алкоголь сатарга рөхсәте булган 88 кибетнең 14сендә интернет бар. Аңа тоташу өчен башка сәүдә нокталары хуҗалары безгә язмача мөрәҗәгать итәргә тиеш. Гомумән, бу хакта кирәкле мәгълүматны egais.ru сайтына кереп алырга мөмкин.
Әлбәттә, әлеге эшләр акчалата чыгымнар сорый. Җиһазлар алу, системага тоташу бер сәүдә ноктасына чама белән уртача 50 мең сумнарга төшә, диләр. Бу безнең эшмәкәрләрне бераз өркеткән дә өркетүен, әмма, нишлисең, закон кабул ителгән. Ни дисәң дә, яңалыкка ярашырга туры киләчәк. Югыйсә, ЕГАИСка тоташмаучылардан аракы саттырмаячаклар. Законны бозган өчен штрафлар да саллы - юридик затларга 150 меңнән 200 меңгә кадәр, компания җитәкчеләренә 15 мең сумга кадәр. Безнең районда ЕГАИСны гамәлгә кертү буенча эшләүче белгечләр Чирмешәндәге эре - "Магнит", "Пятерочка" ,"Тәмле" ише эре сәүдә челтәренә караган зур кибетләрдә бу яктан проблема булмас кебек. Ә менә авыллардагы алкоголь сатучы кечкенә кибет хужалары бу эштә ашыкмый әле.
Райондагы кибетләрнең ЕГАИСка тоташу барышын Казан ныклы конторольгә алган. Әлеге системаны гамәлгә кертү легаль булмаган алкогольле эчемлекләр әйләнешен чикләү өчен кирәкле чара, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ЕГАИС системасы