Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә өч көндә өч исерек шофер тоткарланган

Узган атна азагында район территориясендә исерек килеш руль артына утырган өч машина йөртүчене туктатканнар. 5 февральдә район үзәгендәге Нагорная урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре кичке алтылар тирәсендә туктаткан җиңел машина белән идарә итүче 1961нче елда туган ир-ат, Лашман кешесе, руль артына салган килеш утырган. 6 февральдә Чирмешәнгә Югары Чегодайдан машина белән килгән...

Узган атна азагында район территориясендә исерек килеш руль артына утырган өч машина йөртүчене туктатканнар.

5 февральдә район үзәгендәге Нагорная урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре кичке алтылар тирәсендә туктаткан җиңел машина белән идарә итүче 1961нче елда туган ир-ат, Лашман кешесе, руль артына салган килеш утырган.
6 февральдә Чирмешәнгә Югары Чегодайдан машина белән килгән 1970нче елгы ир-егет тә исерек була.
7 февральдә Нурлат - Кузай юлында, Күтәмә юл чатында юл инспекторлары туктаткан "тугызлы"ның йөртүчесе Әлмәттән Сосновкага кунакка килгәндә "каба". Әмма район кунагы юлга чыгар алдыннан "баш төзәтә", аның пассажиры да шул ук хәлдә була. Автоинспекторлар кагыйдә бозучыларны юл уңаендагы башка машинага утыртып җибәрәләр. Ә инде спиртлы эчемлек кулланып руль артына утырган кешеләрнең машиналарын Нурлатка штрафстоянкага озатканнар.
Хәзер инде гаеплеләргә 30 мең сум штраф яный, суд карары нигезендә, аларны ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан да мәхрүм итәчәкләр. Болардан тыш, эвакуатор хезмәте өчен 2 мең сум һәм стоянкада кунган һәр көн өчен 1 мең 500 сум түләргә туры киләчәк.
Сүз уңаеннан, 2015нче елда республикада исерек хәлдә машина йөртүчеләр гаебе буенча 397 юл - транспорт һәлакәте булган, аларда 113 кешенең гомере өзелгән, 524 кеше җәрәхәтләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ЮХИДИ машина йөртүче