Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә буш йортларны да тикшереп торалар

Районда экстремизм һәм террорчылык очраклары булмаса да, аны һәрвакыт кисәтеп торырга кирәк. Район полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре бу юнәлештә уяулыкны югалтмыйлар. -Халык арасында даими аңлату эшләре алып барылгач, алар да бик сизгер. Әле үткән ел ахырында гына Шешминка авылында бер ят хатын-кыз йөрүен хәбәр иттеләр. Без тиз арада анда барып, әлеге...

Районда экстремизм һәм террорчылык очраклары булмаса да, аны һәрвакыт кисәтеп торырга кирәк. Район полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре бу юнәлештә уяулыкны югалтмыйлар.

-Халык арасында даими аңлату эшләре алып барылгач, алар да бик сизгер. Әле үткән ел ахырында гына Шешминка авылында бер ят хатын-кыз йөрүен хәбәр иттеләр. Без тиз арада анда барып, әлеге кеше белән очраштык, барлык каналлар аша тикшереп, аның кемлеген ачыкладык һәм бу ел башында үз иленә озаттык, - ди участок уполномоченныйлары бүлекчәсе начальнигы Марат Сабиров. - Райондагы җиде участок уполномоченные да үзләренең эшләрен намус белән башкара, алар гел халык арасында.

Участковыйлар халык җыеннарында, мәктәптә ата-аналар җыелышларында экстримизм һәм террорчылык очракларын ничек итеп булдырмый калырга кирәклеге турында чыгыш ясыйлар. Авыллардагы буш йортлар, урман эчләрендәге умарталыклар да полиция хезмәткәрләренең күз уңында, анда комиссия белән чыгып та рейдлар уздырыла.

Авыл кибетләреннән күпләп азык-төлек алучылар да шик уята, бу уңайдан кибетчеләргә дә сизгер булырга кирәк, андыйлар хакында авыл җирлекләренә яки полициягә хәбәр итү сорала. Мәчетләргә, чиркәүләргә килгән ят кешеләргә дә игътибар сорала. Күп квартиралы йортларның, мәктәп, балалар бакчалары һәм башка оешмаларның подваллары, түбәләре бикле торырга тиеш. Бу террорчылык гамәлләре кылырга җирлек, яман ниятлеләргә җыелу өчен урын да булып тора. Ә андыйларның уенда ни икәнен кем белгән?!

Былтыр райондагы оешмаларда эшләүчеләрнең, гомумән, халыкның уяулыгын тикшерү өчен төрле объектларда, алдан кисәтмичә, алдан әйтмичә дә тикшерүләр уздырылды. Быел да бу алым еш кулланылачак.

Полиция хезмәткәрләре халыкны уяу булырга өнди, шикле затлар күрсәгез, авыл җирлегенә яки полициягә (тел. 2-54-39) хәбәр итегез.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көн кадагына тикшереп торалар буш йортларны