Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерләнәләр

Агымдагы елның июнь аеннан августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу үткәреләчәк. Әлеге чара ун елга бер тапкыр оештырыла. Бу зур масштаблы кампанияне үткәрү өчен районда да әзерлек эшләре бара. Быел сан алу вакытында 15 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 43 крестьян - фермер хуҗалыгы, 7889 шәхси хуҗалык буенча мәгълүматлар тупланачак. 2006нчы...

Агымдагы елның июнь аеннан августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу үткәреләчәк. Әлеге чара ун елга бер тапкыр оештырыла.
Бу зур масштаблы кампанияне үткәрү өчен районда да әзерлек эшләре бара. Быел сан алу вакытында 15 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 43 крестьян - фермер хуҗалыгы, 7889 шәхси хуҗалык буенча мәгълүматлар тупланачак.
2006нчы елны Чирмешән районында узган Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу нәтиҗәләре буенча 116 битле махсус альбом да дөнья күргән. Анда сан алучыларның күләмле хезмәте урын алган. Биредә авыл хуҗалыгы оешмалары һәм шәхси хуҗалыклар буенча бик күп мәгълүмат бар. Әйтик, ун ел элек районда 39 авыл хуҗалыгы предприятиесе исәпләнгән, шуларның 24се авыл хуҗалыгы эшчәнлеге алып барган. Сан алу нәтиҗәләре буенча, район территориясендә 8 крестьян - фермер хуҗалыгы һәм 15 шәхси эшмәкәр булган. Ул елны сан алучылар 7803 шәхси хуҗалыкта булганнар. 2006нчы елда авыл хуҗалыгы оешмаларында 1144 кеше хезмәт куйган.
2006нчы елның 1 июленә районда барлык төр хуҗалыкларда 21836 баш мөгезле эре терлек исәпләнгән ( авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә- 16694, крестьян - фермер хуҗалыкларында - 163, шәхси хуҗалыкларда -4979). 7460 савым сыеры булган (шул исәптән шәхси хуҗалыкларда - 2860).
Райондагы 6816 баш сарыкның 4598сен шәхси хуҗалыкларда, калганнары авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә асраганнар. Дуңгызлар саны 17922гә җиткән. Аларның күп өлеше - 14922се авыл хуҗалыгы оешмаларында, 2951се шәхси хуҗалыкларда булган. Атларга килгәндә, 2006нчы елны район территориясендә 1242 баш ат исәпләнгән (250се шәхси хуҗалыкларда).
Быел бу саннар кимрәк. Күпме, моны сан алганнан соң белербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Исәпкә алу