Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә беренче тапкыр чуваш милли бәйрәме Акатуй оештырдылар

Районыбызда беренче тапкыр чуваш милли бәйрәме Акатуй оештырдылар. Акатуй чувашларда борын-борыннан игенчеләрнең иң олы бәйрәме исәпләнә, ул язгы чәчү тәмамлангач уздырыла. Бәйрәмдә йөзләгән халык катнашты. Һәр елны Сабан туе уздырыла торган стадион район халкы гына түгел, республикабыз районнарыннан, Чувашиядән, Самара өлкәсеннән килгән кунакларны да сыйдырды, очраштырды, бер мәйданга җыйды. Иртә...

Районыбызда беренче тапкыр чуваш милли бәйрәме Акатуй оештырдылар. Акатуй чувашларда борын-борыннан игенчеләрнең иң олы бәйрәме исәпләнә, ул язгы чәчү тәмамлангач уздырыла.


Бәйрәмдә йөзләгән халык катнашты. Һәр елны Сабан туе уздырыла торган стадион район халкы гына түгел, республикабыз районнарыннан, Чувашиядән, Самара өлкәсеннән килгән кунакларны да сыйдырды, очраштырды, бер мәйданга җыйды.

Иртә таңнан алып, биредә җыр-моң агылды, авыл җирлекләре, мәктәпләр, балалар бакчалары тырышлыгы белән чуваш милли көнкүреше, авыл өйчекләре тәкъдим ителде, йолалар, гореф-гадәтләр чагылдырылды, шулай ук милли ризыклар күрергә һәм татып карарга да мөмкин иде.

Акатуйны хөрмәтләп килгән кунаклар арасында Чуваш милли мәдәнияте автономиясе башкарма комитеты рәисе Владимир Иванов, "Сувар" газетасының баш редакторы Константин Малышев һәм башкалар бар иде. Бәйрәмдә катнашучыларны котлап район башлыгы Фердинат Дәүләтшин Акатуйны уздыруга өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерде, бу традицияне киләчәктә дә дәвам итәргә ышандырды.

-Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, -диләр. - Шушы бәйрәмнәребез гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны саклап калырга, яшь буында да традицияләребезгә карата мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итәр, дип уйлыйм, -диде ул.

Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр мәйданда чуваш җырлары тынып тормады. Әлмәт, Лениногорск, Яңа Чишмә, Нурлат, Аксубай, Әлки, Самара өлкәсенең Челно Вершина, Шентала районнарыннан килгән коллективлар, ансамбльләр милләттәшләрен җыр белән сәламләделәр, Чувашстан Республикасы халык артисты Вячеслав Христоферовның чыгышын халык көтеп алды.

-Инде берничә ел без авылда Акатуйны зурлап уздырабыз, чакыру алгач, Чирмешәнгә дә кунакка килдек. Бәйрәм мәйданы бик матур, халык өчен дә уңайлы, - дип соклануларын яшерә алмады Әлмәт районының Чуваш Сәрәне авылыннан килгән "Нарспи" коллективы җитәкчесе Лидия Макарова.

Бәйрәмдә чуваш халкының алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен, мәдәният коллективларын да хөрмәтләделәр, бүләкләр тапшырдылар. Ә мәйданда төрле уеннар, спорт ярышлары оештырылды, һәркем үзен сынап карый алды, көрәшчеләр келәмдә бил алышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined