Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә авыл башлыклары сату итте

Яңа елның беренче атнасында Чирмешәндә, "Кәрвансарай" сәүдә үзәге территориясендә, соңгы елларда беренче тапкыр дисәк тә дөрес булыр, авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырдылар. Бүген сәүдә нокталарында үзебезнең авылларда җитештерелгән продукцияне генә тәкъдим иттеләр. Авыл җирлекләре башлыклары, тәҗрибәле оста сатучылар кебек, үз товарларын мактап кына тордылар. Халык та акчасын кызганмады, теләгән әйберен сатып...

Яңа елның беренче атнасында Чирмешәндә, "Кәрвансарай" сәүдә үзәге территориясендә, соңгы елларда беренче тапкыр дисәк тә дөрес булыр, авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырдылар.

Бүген сәүдә нокталарында үзебезнең авылларда җитештерелгән продукцияне генә тәкъдим иттеләр. Авыл җирлекләре башлыклары, тәҗрибәле оста сатучылар кебек, үз товарларын мактап кына тордылар. Халык та акчасын кызганмады, теләгән әйберен сатып алды.
-Без каз түшкәләре, кишер, аш чөгендере, сарымсак, суган һәм башка әйберләр алып килдек, - ди Кыш бабай киеменә киенгән Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттахов.- "Лашман агрофирмасы" җәмгыяте җитештергән товар да бар. Күреп торасыз, халык барын да алып тора. Үткән атнада Яр Чаллыга ярминкәгә барган идек. Анда да бөтен товарны диярлек сатып бетереп кайттык. Индоүрдәк түшкәләрен, миннекләрне, туңдырылган җиләк-җимешне бик тиз урнаштырдык.
Утызимәнлеләр өстәле дә бик тиз бушады. Камыр ризыкларын, аеруча зур-зур ипиләрне, чирмешәнлеләр бик тиз алып бетерде.
-Икенче юлы күбрәк алып килергә икән,- ди Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Миңгәрәй Әминов.- Сания апа Гыйләҗева пешергән ипиләрне 100 сумнан саттык, кабат-кабат килеп сораучылар булды.
Югары Кәминкә авыл җирлеге дә төрле продукция тәкъдим итте. Әмма аларның иң үтемле товары- төрле җиләк-җимеш кайнатмасы булды бугай. 15 банка варенье тиз таралды.
Түбән Кармалкада яшәүче Сергей Корженков ярминкәгә агачтан ясалган кечкенә өстәлләр, чәчәкләр куяр өчен эшләнмәләр алып килгән. Чагыштырмача арзан бу әйберләрне дә бүләккә сатып алучылар булды.
Бәркәтәлеләр самаварыннан чәй эчәргә теләүчеләр дә күп иде. Чәй янына шунда ук тәм-том да куелган.
"Күтәмә АГРОфирмасы" сату мәйданчыкларын матур итеп бизәп тә куйган. Теләгән кеше биредә бөртек тә ала, шашлык та пешкән. "Чирмешән АГРО" , "Сөлчә" җәмгыятьләре дә үз товарлары белән чыкканнар.
-Менә бер каз түшкәсе сатып алдык. Сеңелебезнең тиздән юбилее. Аңа күчтәнәчкә алып барырбыз,- ди Чирмешәндә яшәүче Зөһрә апа Гатина.
-Әле бөртек тә алмакчы булабыз. Ярминкәне бик яхшы оештырганнар. Теләгән әйбереңне сатып алырга мөмкин,- дип кушылды аның сүзләренә ире Хафиз абый да.
Ярминкә кунаклары район мәдәният йорты артистлары чыгышларын да карый алдылар.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан ярминкә

2
X