Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“ЧИРМЕШӘНАГРО“ комбайнчысы Айрат Хөсәенов инде икенче премия алачак

Ул "Клаас Тукано 450" маркалы комбайнда эшли. Яңа, җитештерүчән, уңайлы, гади техника. "ЧИРМЕШӘНАГРО" комбайнчысы Айрат Мөхәммәтшәриф улы Хөсәенов аның белән быелгы урак башыннан районда иң күбе -1939 тонна бөртек суктырган. 17 көндә. Бер көндә ул хәтта 27 гектардан 135 тонна бөртек - уҗым бодае җыйган. Хуҗалыкта һәр 10 мең центнер...

Ул "Клаас Тукано 450" маркалы комбайнда эшли. Яңа, җитештерүчән, уңайлы, гади техника. "ЧИРМЕШӘНАГРО" комбайнчысы Айрат Мөхәммәтшәриф улы Хөсәенов аның белән быелгы урак башыннан районда иң күбе -1939 тонна бөртек суктырган. 17 көндә.

Бер көндә ул хәтта 27 гектардан 135 тонна бөртек - уҗым бодае җыйган. Хуҗалыкта һәр 10 мең центнер бөртек суктырган комбайнчыга 5 мең сум премия бирәләр, димәк атна ахырында Айрат Хөсәенов инде икенче премия алачак. Август чыгуга барлык игенчеләргә һәм терлекчеләргә хезмәт хакы түләргә җыеналар, биредә бу яктан өзеклек юк. Кыр­да эшләүчеләрне көненә әллә ничә тапкыр ашаталар. Болар - эш кешесенә стимул.

Район буенча 12 мең 645 гектардан, ягъни тиешленең 33 процент өлешеннән бөртек суктырганнар. Әлегә гектар көче 30 центнер тирәсе. 340 гектарда арыш һәм уҗым бодае чәчелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined премия ЧирмешәнАГРО айрат хөсәенов комбайнчы

2
X