Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“ЧирмешәнАГРО“ бәйрәмдә фураж һәм шикәр комы өләште

"ЧирмешәнАГРО" җәмгыяте киләсе елда да үз һөнәре буенча иң яхшыларны 50 мең, ә аеруча танылучы белгечләрне 100 мең сум премия белән билгеләп үтмәкче. Бу хакта күңелле хәбәрне Яңа ел алдыннан үткәрелгән корпоратив кичәдә, мәҗлестә җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәров җиткерде. Ә ул әйткән сүзендә тора белә. Бүген үзәк ашханәгә җыелып, 2015...

"ЧирмешәнАГРО" җәмгыяте киләсе елда да үз һөнәре буенча иң яхшыларны 50 мең, ә аеруча танылучы белгечләрне 100 мең сум премия белән билгеләп үтмәкче. Бу хакта күңелле хәбәрне Яңа ел алдыннан үткәрелгән корпоратив кичәдә, мәҗлестә җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәров җиткерде. Ә ул әйткән сүзендә тора белә.

Бүген үзәк ашханәгә җыелып, 2015 елга йомгак ясадылар.
-Турысын әйтергә кирәк, ел бик авыр булды. Аеруча техника яңартуга күп средстволар тоттык. Банктан 8 миллион сум кредит та алырга туры килде,- ди Илшат Сәйфулла улы.- Биналар да төзедек, ремонтладык та. Башкалар белән чагыштырганда уңышлар бар. Еллык керемебез 59 миллион сумга җитте (былтыр 49 миллион иде). Дәүләттән 10 миллион сум субсидия дә - зур ярдәм. Артык мактанасы килми, резервларыбыз тулысынча эшкә җигелми әле. Авыл хуҗалыгында көтелмәгән кыенлыклар да сагалап кына тора.
Җәмгыятьнең финанс хәлендә шикәр чөгендеренең өлеше бәһасез. Әлеге культура 4 миллион сум табыш китергән, ә кереме 41 миллион сумнан күбрәк. Чөгендер үстерүнең кыенлыклары да кесәгә суга шул. Һава торышы да сөендермәде. Әмма нәрсәдер җитештермичә дә булмый. Хәзер заманча технологияләргә таяну, фәнни казанышларга өстенлек бирү мөһим.
Берничә ел элегрәк җәмгыять елга 90шар мең тонна известь оны җитештереп, Россия күләмендә лидерлар арасында, Татарстанда беренче иде. Быел ачы туфраклы җирләрне ашлау өчен нибары 14 мең тонна он ваклаганнар, аны тирә-күрше районнар сатып алып киткән. Үзебездә бер гектар да җир известьланмаган. Ничек бар, шулай. Бу эштә дәүләт тарафыннан кызыксындыру җитенкерәми икән.
Болар турында да уртага салып сөйләштеләр зур мәҗлестә. Аннары, барысын да онытып, читкә куеп диикме, рәхәтләнеп күңел ачтылар, уйнадылар, җырладылар, биеделәр. 45 кешегә әзерләнгән табында аш-суны әледән-әле яңартып тордылар.
Лотерея уенында суперприз - 50 килограмм шикәр комы бухгалтер Гөлия Зайцевага насыйп булды, ә тракторчы, терлекче Николай Григорьев 1 центнер фураж отты. Башкалар да бәйрәмнән бүләксез китмәде. Ә берничә кунакка карата аеруча зур хөрмәт күрсәттеләр.Ел йомгаклары буенча, Айрат Хөсәенов "Иң яхшы тракторчы", Фазыл Галимов - "Иң яхшы машина йөртүче", Татьяна Герасимова "Машина белән иң яхшы сөт савучы операторы" дип табылдылар, ә баш бухгалтер Хафиз Абзалов белгечләрдән иң яхшысы. Аларга Диплом һәм 10шар мең сум күләмендә премияләр тапшырылды.
-Хезмәтебезне күрә беләләр, эшсез тормыйбыз, мал асрагач, азыклата да булышалар, - ди җиңүчеләрнең берсе - дистә елдан артык трактор йөртүче Айрат Хөсәенов.
Җәмгыять инде ноябрь ае өчен хак түли, бу көннәрдә, бәлки, декабрь өчен дә исәп-хисап ясарлар, кассага керәсе акча бар икән.
Сүз уңаеннан, "ЧирмешәнАГРО"да айлык уртача эш хакы 18 мең сумга җиткән, ягъни райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәгедән ике тапкыр диярлек күп. Шулай итеп, бу җәмгыять Чирмешәндәге коллективлардан беренче булып Яңа ел кичәсе үткәрде, халыкның күңелен күрде, бәйрәм рухы тудырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа ел ЧирмешәнАГРО фураж