Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән юлларында чокырлар азая

"Татавтодор"ның район участогы юллардагы чокырларны ямауга кереште. -Төзекләндерү эшләрен Акъяр - Чирмешән юлыннан башладык, - ди участок начальнигы Наил Котбиев. - Әүвәл мондагы чокырларны ямап чыгарга ниятлибез. Аннан соң планда Яңа Элмәлегә һәм Туймәткә алып керүче юлларга капиталь ремонт ясау. Бу эш өчен байтак кына төзелеш материаллары да кайтарылды, әле...

"Татавтодор"ның район участогы юллардагы чокырларны ямауга кереште.

-Төзекләндерү эшләрен Акъяр - Чирмешән юлыннан башладык, - ди участок начальнигы Наил Котбиев. - Әүвәл мондагы чокырларны ямап чыгарга ниятлибез. Аннан соң планда Яңа Элмәлегә һәм Туймәткә алып керүче юлларга капиталь ремонт ясау. Бу эш өчен байтак кына төзелеш материаллары да кайтарылды, әле бу көннәрдә дә машиналарыбыз бу авылларга Нурлаттан материал ташу белән мәшгуль. Көннәр җылытуга эшкә тотынабыз.
Быел районда торак пунктларда юл - урам челтәрләрен норматив хәлгә китерү өчен муниципаль юл фондыннан 10 миллион 900 мең сум акча бирү каралган, дип хәбәр иттеләр инфраструктура үсеше бүлегеннән. Бу акчаларга Бәркәтә һәм Лашман авылларына алып керүче юлларны да ремонтларга телиләр.
Республика бюджетыннан да бу максатларга өстәмә рәвештә 20 миллион сум акча бүленәчәк. Аны Яшәүче, Чумачка, Иске Кади, Иске Котыш, Сосновка, Девичья Поляна, Иске Элмәле һәм Чирмешән авылларының кайбер урамнарына таш түшәп юл ясау каралган.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы юллар төзелеше