Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән юлчыларына эш бар

Быел район юлларын ремонтлау һәм авылларда юл-урам челтәрләрен норматив хәлгә китерү өчен 50 миллион сумнан күбрәк акча бирелә. Бүген район юлларының күбесе ремонт таләп итә. Кайбер авылларга яз-көз ансат кына кереп тә булмый. Бу турыда Интернетта "Халык контроле" бүлегендә дә еш язалар. "Татнефтедор" җәмгыятенең район идарәсе юлчылары бүген берничә объектта...

Быел район юлларын ремонтлау һәм авылларда юл-урам челтәрләрен норматив хәлгә китерү өчен 50 миллион сумнан күбрәк акча бирелә.

Бүген район юлларының күбесе ремонт таләп итә. Кайбер авылларга яз-көз ансат кына кереп тә булмый. Бу турыда Интернетта "Халык контроле" бүлегендә дә еш язалар.
"Татнефтедор" җәмгыятенең район идарәсе юлчылары бүген берничә объектта хезмәт куя.
Югары Кармалка авылындагы Ленин урамы юлына вак таш җәелгән. Хәзер юл кырыйларын төзекләндерәсе калган.
Бәркәтә авылындагы Шакирҗанов урамы юлына ком ташыганнар, бу көннәрдә аны тигезлиләр.
-Урманасты Үтәмеш авылының Мичурин урамына таш ташыдык. Биредә 1 километр арада юл ясау каралган, - ди оешма җитәкчесе Дамир Мәгъсумов. Девичья Полянада Юлдаш урамында җир эшләре бара. Монда да юлга вак таш җәймәкчеләр.
Идарә район үзәге урамнары юлларын да төзекләндерә.
"Татавтодор"ның Аксубай филиалына караган Чирмешән участогы эшчеләре Ивашкино һәм Яңа Элмәле авылларында юлларны тәртипкә китерү белән мәшгуль. Ивашкинода Ленин урамына 800 метр арага, Яңа Элмәленең Хуторская урамының 950 метр арасына вак таш җәеп, юл ясалачак. Шулай ук Казанкада да Луговая урамы юлы төзекләндереләчәк.
Юлчыларга Чирмешәндә дә эш бар. Татарстан урамына (яңа микрорайонга бара торган өлеше) һәм Яурка урамында ветеран өчен төзелгән йортка алып керүче юлларны ясаячаклар.
Ишлинка белән Шешминка арасындагы юлны тулысынча яңартачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан дорожное строительство

2
X