Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән йорт-интернатына гармунчылар килде

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында үткәрелгән "Уйнагыз, гармуннар!" дип исемләнгән концерт биредә яшәүчеләрнең бер көнен чын бәйрәмгә әверелдерде. Инвалидлар декадасы кысаларында монда бик күп чаралар планлаштырылган. Әмма нәкъ бүгенге концерт әби-бабайлар күңелендә иң матур тәэсирләр калдырыр, мөгаен. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова йорт-интернатта яшәүчеләрне Халыкара инвалидлар көне белән...

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында үткәрелгән "Уйнагыз, гармуннар!" дип исемләнгән концерт биредә яшәүчеләрнең бер көнен чын бәйрәмгә әверелдерде.

Инвалидлар декадасы кысаларында монда бик күп чаралар планлаштырылган. Әмма нәкъ бүгенге концерт әби-бабайлар күңелендә иң матур тәэсирләр калдырыр, мөгаен.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова йорт-интернатта яшәүчеләрне Халыкара инвалидлар көне белән котлады һәм район башлыгы исеменнән бүләкләр - азык-төлек пакетлары тапшырды. Ә аннан соң инде концерт башланды, өлкәннәр һәм инвалидлар каршында район мәдәният йорты артистлары, авыллардан килгән үзешчәннәр дә чыгыш ясады.
-Хәзер мин гармунны сирәк кулга алам. Әмма өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында чыгыш ясарга чакыргач, шатланып килдем, - ди Туймәттә яшәүче 76 яшьлек Мөҗип Кәримов.- Менә туганым Ваһап та монда. Карт кешеләрнең күңелен күрү - яхшы гамәл, сәваплы эш, минемчә. Әле бер уңайдан биредә яшәүче авылдашларыбыз Зөһрә апа белән Гөлчирәнең дә хәлләрен белеп чыктым.
Рәүф Җиһаншин, Сәетгәрәй Мәсләхетдинов, Валерий Гришанин, Әхтәм Шамилов, Илдар Биктаһиров, Илһам Мортазин бер-бер артлы гармунда, баянда уйнап тамашачыларның күңелләрен күтәрделәр.
-Чакырганнарына рәхмәт, бәйрәмгә мин дә бик теләп килдем,- ди Чирмешәннән Мәрьям апа Дәүләтшина. - Хәзер бит гармун тавышы тансык. Минемчә, биредә яшәүче әби-бабайлар өчен дә бу күңелле булыр, шатлык китерер. Алар да гармун тавышын тыңлап үскән буын бит.
Сүз уңаеннан, бүген йорт-интернатта 64 кеше гомер кичерә.
-Мин музыканы бик яратам. Бүген дә рәхәтләнеп гармунда, баянда башкарылган татар һәм рус мелодияләрен тыңладым.Безнең өчен бу бәйрәмне оештыручыларга, бүләкләр җибәргән район башлыгына бик зур рәхмәт,- ди сигез елдан артык биредә яшәүче Галина Хуркина.
Бәйрәмнән ФОТОРЕПОРТАЖ:
http://www.nashcheremshan.ru/tt/photo/category/279-2014-12-05-12-03-24.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан инвалидлар гармун дом интернат