Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән янгынчылары авария урыннарына гына бардылар

Электр приборларын файдаланганда кагыйдәләрне бозу, төзек булмаган мичләр, морҗалар, торакларда тәмәке тарту - бу факторлар һәрвакыт диярлек янгыннарга китерә. Үткән елда район янгынчылары ут чыккан урыннарга 35 тапкыр барганнар, шуларның 17се янгыннар. Агымдагы ел башыннан андый янгыннар булмады, бары юл-транспорт вакыйгаларына чыгарга туры килде. 2015 елда теркәлгән барлык янгыннар да...

Электр приборларын файдаланганда кагыйдәләрне бозу, төзек булмаган мичләр, морҗалар, торакларда тәмәке тарту - бу факторлар һәрвакыт диярлек янгыннарга китерә.

Үткән елда район янгынчылары ут чыккан урыннарга 35 тапкыр барганнар, шуларның 17се янгыннар. Агымдагы ел башыннан андый янгыннар булмады, бары юл-транспорт вакыйгаларына чыгарга туры килде. 2015 елда теркәлгән барлык янгыннар да торак секторда булган.
Агымдагы ел башында Яңа Чишмә һәм Чирмешән районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе хезмәткәрләре авыл җирлекләре җыеннарында булдылар. Аларда инспекторлар янгын куркынычсызлыгы буенча мәгълүматларны һәм киңәшләрне халыкка аңлаешлы итеп җиткерә алдылар. Кешеләрнең игътибары көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклауга, янгыннарны сүндерү ысулларына юнәлдерелде. Шулай ук янгынчылар чакыру өчен телефон номерлары искә төшерелде, янгынга каршы тематика буенча аңлатма язулары да таратылды.
Инспекторларның төп бурычы - торак секторда ут чыгу очракларын кисәтү. Ләкин иминлек МЧС хезмәткәрләреннән генә түгел, гражданнарның үзләреннән дә тора.
Андрей Фомин,
Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге баш белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы авария янгынчылар