Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән врачлары төз ата (+ФОТО)

Оешмалар, авыл җирлекләре коллективлары арасында физкультура- сәламәтләндерү комплексында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап оештырылган VI спартакиадада "Сәламәтлек клубы" командасына (Иске Элмәле, җитәкчеләре Марина Колесникова) тиңнәр булмады, алар беренче. Үткән ел беренчелекне яулаган Чирмешән лицее командасы - икенче, ә 1нче Чирмешән мәктәбе өченче булды. 2012, 2013 елларда "Юбилейный" боз сарае спортчылары...

Оешмалар, авыл җирлекләре коллективлары арасында физкультура- сәламәтләндерү комплексында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап оештырылган VI спартакиадада "Сәламәтлек клубы" командасына (Иске Элмәле, җитәкчеләре Марина Колесникова) тиңнәр булмады, алар беренче.

Үткән ел беренчелекне яулаган Чирмешән лицее командасы - икенче, ә 1нче Чирмешән мәктәбе өченче булды. 2012, 2013 елларда "Юбилейный" боз сарае спортчылары иң көчле булган.
Әлеге спорт ярышларында 27 командада 400гә якын кеше катнашты, әле һәр команданаң җанатарлары күпме! Спорт ярышларына район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина хәер-фатихасын бирде, спортчыларга уңышлар, җиңү, судьяларның уеннарны гадел бәяләвен теләде.
Спартакиада программасына алты спорт төре кертелгән. Уеннар йөзү ярышлары белән башланып китте. Эстафета формасында оештырылган бу бәйгедә һәр командадан ике хатын-кыз һәм ике ир-ат катнашты. Тик ярышларның бу төренә бөтен команда да спортчылар алып килә алмаган.
-Ярышларга бөтен коллектив белән килдек. Көч биреп тору да кәефләрне күтәрде, - ди район мәгариф бүлеге хезмәткәре Гөлнур Гайфетдинова.
50 килограммнан бераз гына авыррак Утыз Имән кызы Галия Элбекованың 16 килограммлы герне кулында "уйнатуын" күреп ис китте. Бу бәйгедә ул "тимер йөкне" 27 тапкыр күтәреп икенче булды.
-Турникта егеме тапкыр күтәрелеп өченче булдым, - ди информатика укытучысы Г. Элбекова. - Мин спортны, гомумән, яратам, чаңгыда да йөрим, йөгерәм дә. Ярышларда еш катнашкач Грамоталарым да күп, бер стена тулды инде.
Больница коллективы өчен катнашкан шәфкать туташы Дарья Малешина да иң төз атучыларның берсе булып танылды.
-Мәктәптә укыганда өйрәнгән онытылмый, - ди Дарья.
Уеннарда җитәкче үзе дә катнашкан командаларга өч балл өстәлде. 15 команданың җитәкчесе үзен спорт уеннарында да күрсәтте.
Пневматик винтовкадан атуда (ир-атлар арасында) Марсель Кидрячов (больница) - беренче, Юрий Сергеев (лицей) - икенче, Марат Исхаков (боз сарае) өченче булдылар. Хатын-кызлар арасында иң төз атучы Флүзә Мисбахова (лицей), Флюра Рәхимҗанова (мәгариф бүлеге) - икенче, Дарья Малешина - өченче.
Турникта тартылу буенча ярышларда (ир-атлар арасында) Павел Разуков (лицей) -беренче, Фәнис Вафин (кадет-интернат мәктәбе) - икенче, Ленар Мостафин (Бәркәтә) өченче. Хатын-кызлардан Валентина Калмыкова (сәламәтлек клубы) - беренче, Надежда Капитонова (коммуналь хуҗалык) - икенче, Галия Элбекова (Утыз Имән) өченче урында.
Кул көрәштерү буенча 85 килограммга кадәр авырлыктагы ир-атлар арасында Радик Шарапов (полиция бүлеге) - беренче, Алексей Ермалаев ("Сәламәтлек клубы") - икенче, Марат Уразбаев (Иске Үтәмеш) - өченче. 85 килограммнан авырраклар арасында Петр Степанов (сәламәтлек клубы) -беренче, Расих Бәдретдинов (Туймәт), Марат Кәбировлар (полиция бүлеге) - икенче, Марат Исхаков (боз сарае), Антон Прокопьевлар ( техникум филиалы) - өченче.
75 килограммга кадәр авырлыктагы хатын-кызлар арасында Марина Колесникова ("Сәламәтлек клубы") -беренче, Валя Белова (Мордва Афонькәсе) - икенче, Алия Шәмсетдинова (больница) өченче булды. 75 килограммнан авырраклар арасында Надежда Журавлева (Мордва Афонькәсе) - беренче, Кәшифә Заһитова (лицей) - икенче, Юлия Тузова (сәламәтлек клубы) - өченче.
Гер күтәрүдә ир-атлар арасында Илзәр Закиров ( 1нче мәктәп) - беренче, Радик Назыйров (Иске Үтәмеш) - икенче, Илдар Абдуллин (Бәркәтә) - өченче. Хатын- кызлар арасында Марина Колесникова (сәламәтлек клубы) -беренче, Галия Элбекова (Утыз Имән) - икенче, Наталья Петрякова (Мордва Афонькәсе) - өченче.
Аркан тартуда "Сәламәтлек клубы" командасына тиңнәр булмады. 1нче Чирмешән мәктәбе командасы - икенче, Боз сарае спортчылары өченче урыннарда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Спартакиада башланды