Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән ветераннары ресторанга барачак

Үз вакытында җир җимертеп эшләгән, балалар тәрбияләгән, ә бүген лаеклы ял итүче өлкәннәрне безнең районда да ел саен бәйрәм белән котлау, мәҗлесләргә чакыру матур гадәткә әверелде. Күпчелек оешмалар быел да үз ветераннарын онытмаячак. Районда халык сәламәтлеге сагында торган 183 ветеран исәпләнә. Һәр елны "Өлкәннәр көне"ндә аларга игътибар күрсәтәләр, кунак итәләр,...

Үз вакытында җир җимертеп эшләгән, балалар тәрбияләгән, ә бүген лаеклы ял итүче өлкәннәрне безнең районда да ел саен бәйрәм белән котлау, мәҗлесләргә чакыру матур гадәткә әверелде. Күпчелек оешмалар быел да үз ветераннарын онытмаячак.

Районда халык сәламәтлеге сагында торган 183 ветеран исәпләнә. Һәр елны "Өлкәннәр көне"ндә аларга игътибар күрсәтәләр, кунак итәләр, бәйрәм белән котлыйлар.
-1 октябрь көнне ветераннарыбызны үзебезгә чакырып кунак итәргә ниятләп торабыз, - ди район үзәк больницасы баш врачы Рафаэль Габдрахманов. - Чәй табыны артында алар истәлекләре белән уртаклашачак, проблемалары белән дә танышачакбыз. Акчалата бүләк тә әзерлибез.
Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында Өлкәннәр бәйрәмен 1 октябрь көнне генә түгел, ун көн дәвамында билгеләп үтәчәкләр. Бирегә концерт программалары белән район мәдәният йорты хезмәткәрләре, сәнгать мәктәбе коллективы, кадет-интернат мәктәбе һәм район үзәгендәге тагын өч мәктәп укучылары чакырылачак.
-Башка еллардагы кебек, быел да өлкәннәребез өчен бәйрәм табыны әзерлибез, һәрберсенә азык-төлек пакетлары да бирәбез,- ди йорт-интернат директоры Җәүдәт Мотыйгуллин. - Үзебезнең автобус белән район үзәге буйлап экскурсия үткәрергә дә планлап торабыз.
Район электр элемтәсе узелында монда элек эшләп лаеклы ялга киткән 22 өлкән кеше бар.
-Без быел да 1 октябрь көнне ветераннарыбызны "Шатлык" ашханәсенә бәйрәмгә чакырабыз, - ди узел начальнигы Рамил Моратшин.- Бәйрәмне тамада алып барачак.
Районда янгын сүндерүче булып эшләгән 3 ветеран да бәйрәм көнне игътибарсыз калмас. Аларга азык-төлек пакетлары бирү күздә тотыла.
-Бездә - урманчылыкта эшләп лаеклы ялга киткән 45 ветераныбыз бар. Алар районның төрле авылларында яшиләр, шуңа аларны чәй табынына җыеп бетерә алмыйбыз,- ди "Чирмешәнурман" оешмасы җитәкчесе Альберт Шамилов.- Без һәр елны аларның өйләренә барып хәлләрен беләбез, күчтәнәчләр тутырылган пакетлар тапшырабыз.
-"Саклык банк"ында эшләп лаеклы ялга киткән җиде ветераныбыз бар. Быел да, үткән еллардагы кебек, аларны Өлкәннәр көне белән тәбрикләрбез,- ди банк җитәкчесе Гөлүзә Ганеева. - Аннан соң аларның счетына билгеле бер күләмдә акча да күчереләчәк.
Автотранспорт предприятиесендә алты ветеран бар, шуларның икесе әле дә эшләүләрен дәвам итә. Алар барысы да азык-төлек пакетлары алачак.
Һөнәр училищесының да үз ветераннары бар.
-Элек ветераннарыбызны үзебезнең ашханәгә чәй табынына дәшсәк, быел ремонтланган бинабызның кафесында кунак итәргә ниятләп торабыз,- ди Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы мөдире Хәмзә Хөснуллин. - Күчтәнәчкә азык-төлек пакетлары да әзерлибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан