Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районыннан 94 яшьлек Прасковья Иванова “Нечкәбил“ конкурсында катнашты

Республикада үткән "Нечкәбил" конкурсының ярымфиналыннан Саминовкада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны 94 яшьлек Прасковья Ивановна Иванованың балалары, оныклары һәм оныкчыклары иганәчеләрнең истәлек бүләкләре, сертификатлар белән кайттылар. Бәйгенең ярымфиналында 50ләп гаилә катнашкан. Прасковья Ивановнаның балалары, оныклары, оныкчыклары Казан-аренада узган бәйгедә үзләренең 9 Май бәйрәмен ничек билгеләп үтүләрен сәхнәләштереп күрсәткәннәр. Жюри аларның...

Республикада үткән "Нечкәбил" конкурсының ярымфиналыннан Саминовкада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны 94 яшьлек Прасковья Ивановна Иванованың балалары, оныклары һәм оныкчыклары иганәчеләрнең истәлек бүләкләре, сертификатлар белән кайттылар.

Бәйгенең ярымфиналында 50ләп гаилә катнашкан. Прасковья Ивановнаның балалары, оныклары, оныкчыклары Казан-аренада узган бәйгедә үзләренең 9 Май бәйрәмен ничек билгеләп үтүләрен сәхнәләштереп күрсәткәннәр. Жюри аларның чыгышларын ошаткан һәм югары бәя биргән.
-Бөек Җиңү көне безнең гаилә өчен зур бәйрәм. Без бала вакытта ук ландыш чәчәкләре җыеп, әби белән бабайга бүләк итә идек, ә хәзер букет сатып алып әби янына, бабайның каберенә барабыз, - ди Ивановларның оныгы Екатерина Викторовна. - Бәйрәм көнне, хәзер дә әбинең 6 баласы, 14 оныгы, 15 оныкчыгы бергә җыелырга тырышабыз. Кайгы-хәсрәтләрне дә бергәләп күтәрәбез. Әби-бабай балаларын бердәм, ярдәмчел булырга өйрәткәннәр, әти-әниләр дә безне шулай тәрбияләде. Әби инде олы яшьтә булса да, теләкләр теләп, киңәшләре белән ярдәм итәргә тырыша.
Ивановлар әти-әниләре, әби-бабалары белән горурланалар, оныкчыкларына да аларны үрнәк итеп куялар.
-Без сугыш еллары турында тарих китапларыннан укып түгел, ә әби-бабай авызыннан ишетеп үстек. Шуңа конкурста катнашырга бик теләп ризалаштык, - ди Екатерина.
Ивановларга конкурста катнашканда Сосновка, Ульяновка, район мәдәният йорты хезмәткәрләре, район казаклар җәмгыяте, мәдәният бүлеге нык булышкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы бәйге Нечкәбил