Чирмешән районыннан 94 яшьлек Прасковья Иванова “Нечкәбил“ конкурсында катнашты
Республикада үткән "Нечкәбил" конкурсының ярымфиналыннан Саминовкада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны 94 яшьлек Прасковья Ивановна Иванованың балалары, оныклары һәм оныкчыклары иганәчеләрнең истәлек бүләкләре, сертификатлар белән кайттылар.
Бәйгенең ярымфиналында 50ләп гаилә катнашкан. Прасковья Ивановнаның балалары, оныклары, оныкчыклары Казан-аренада узган бәйгедә үзләренең 9 Май бәйрәмен ничек билгеләп үтүләрен сәхнәләштереп күрсәткәннәр. Жюри аларның...