Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында азык әзерләү темпы көчәя

Соңгы көннәрдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, шәхси хуҗалыклар печән һәм сенаж запасларын нык арттырдылар. Бу эш өчен көннәр идеаль яхшы, үләннәр хәтта тыкрыкларда, капка төпләрендә дә күкрәп үсә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсендә тупланучы мәгълүматлар буенча, әлегә 3885 тонна печән (планлаганның 78 проценты), 4046 тонна сенаж (19...

Соңгы көннәрдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, шәхси хуҗалыклар печән һәм сенаж запасларын нык арттырдылар. Бу эш өчен көннәр идеаль яхшы, үләннәр хәтта тыкрыкларда, капка төпләрендә дә күкрәп үсә.


Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсендә тупланучы мәгълүматлар буенча, әлегә 3885 тонна печән (планлаганның 78 проценты), 4046 тонна сенаж (19 процент) хәстәрләнгән.

"Сөлчә" җәмгыяте иң күп печәнле - биредә ул 1362 тонна җыелган (план - 766). "Ильхан"да да соңгы вакытта бу эшне нык көчәйттеләр. "Сөлчә"дә 1876 тонна сенаж да салып куйдылар. Бу төр азык "ЧИРМЕШӘНАГРО"да 1140 тоннага җитте.

Шәхси хуҗалыкларда..... тонна печән әзерләнгән, диләр. Авыл җирлекләре Советлары шулай хисап тоткан. Билгеле, тынычланырга иртәрәк, кайберәүләр, үләннәрне чабарга иренеп, аны китереп биргәннәрен көтәләр, Югыйсә урман тирәләрендә, болыннарда витаминлы, өлгергән үләннәр рәхәтләнеп чабарлык. Берничә көн тырышсаң, печәнле булып калабыз. Һава торышының ышанычы юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined