Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында яшәүче ике якташыбыз "Татмедиа" бүләген отты

2018 елның беренче яртысына "Татмедиа" басмаларына иң актив язылган "Подписка өчен - телевизор!" акциясендә катнашкан ике якташыбыз отышка ия булды. Кара Чишмәдән Гөлнур Хәмәдиевага һәм Иске Кадидан Динә Вәлиуллинага әлеге бүләкләрне тантаналы төстә тапшырдык. -Ел да 6-7 басмага язылабыз, аеруча "Безнең Чирмешән"не яратып, кулдан-кулга йөртеп укыйбыз, - ди сарык йоныннан...

2018 елның беренче яртысына "Татмедиа" басмаларына иң актив язылган "Подписка өчен - телевизор!" акциясендә катнашкан ике якташыбыз отышка ия булды.

Кара Чишмәдән Гөлнур Хәмәдиевага һәм Иске Кадидан Динә Вәлиуллинага әлеге бүләкләрне тантаналы төстә тапшырдык.

-Ел да 6-7 басмага язылабыз, аеруча "Безнең Чирмешән"не яратып, кулдан-кулга йөртеп укыйбыз, - ди сарык йоныннан одеял откан Гөлнур Хәмәдиева.

Район газетасы редакциясенә килгән икенче кунагыбыз - Динә Вәлиуллина мәктәптә эшли, укытучы. Иске Кадига Кама Тамагы районыннан килен булып килгән.

-Район газетасында үзебезнең авыл хәбәрләрен кызыксынып укыйм, - ди Динә. -"Сабантуй", "Салават күпере", "Көмеш кыңгырау", "Мәгариф", башка кайбер газета-журналларны да гел алдырабыз. Аларны оныклар белән дә карыйбыз, укыйбыз, яңалыклар белән танышабыз. Матбугат басмаларында эшебездә кирәкле мәгълүматлар да күп басыла.

"Подписка өчен - телевизор!" акциясендә теләп катнаштым, бүләк отуыма бик сөендем.

"Подписка өчен - телевизор!" акциясенең төп бүләге - төсле телевизор бу юлы Мамадышка китте.Отышлар арасында өч данә санлы фотоаппарат, шулай ук сарык йоныннан одеяллар, башка бүләкләр дә бар иде.

"Подписка өчен - телевизор!" акциясендә катнашу бик ансат: "Татмедиа, басмаларына язылуны раслаучы квитанцияләр нөсхәләрен 420066, Казан, Декабристлар урамы, 2 адресына, "Акция" тамгасы куеп җибәрү генә сорала. Адресыгызны, телефон номерыгызны күрсәтсәгез яхшы. Иң мөһиме: отышлар уйнатуда катнашучы "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте нәшер итүче кимендә өч басмага (шул исәптән район газетасына) язылырга тиеш (елның алдагы 6 аена).

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районында татмедиа бүләген атты көн кадагына