Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында уҗым бодае уңган

"Авангард", "Күтәмә АГРОфирмасы", "Лениногорск Агрофирмасы" җәмгыятьләрендә бүген уҗым бодаеның һәр гектарыннан уртача 34-35 центнер уңыш җыялар. "Чирмешән АГРО"да арышның чыгышы 30 центнер ук, ә уҗым бодаеннан -32. Район буенча алганда барысы 5392 гектар мәйданда комбайннар эшләгән (тиешленең 14 проценты). "Чирмешән АГРО" 790 гектарда (27 процент) уҗым бодае һәм арыш суктырган...

"Авангард", "Күтәмә АГРОфирмасы", "Лениногорск Агрофирмасы" җәмгыятьләрендә бүген уҗым бодаеның һәр гектарыннан уртача 34-35 центнер уңыш җыялар. "Чирмешән АГРО"да арышның чыгышы 30 центнер ук, ә уҗым бодаеннан -32.

Район буенча алганда барысы 5392 гектар мәйданда комбайннар эшләгән (тиешленең 14 проценты). "Чирмешән АГРО" 790 гектарда (27 процент) уҗым бодае һәм арыш суктырган да. Биредә көн саен уртача 100 гектардан уңыш җыела. "Сөлчә", "Серендеев Н.И." җәмгыятьләрендә дә темпны көннән-көн көчәйтә баралар. Инвес­торлардан: "Лениногорск Агрофирмасы" һәм "Агропродукт" өлгер эшлиләр. Кызганыч, берничә хуҗалыкта уракка керешеп кенә киләләр. Нәрсә көтәбез?!
Бүген көзге культуралар чәчү өчен күбрәк җир әзерләү, орлык хәстәрләү, сенаж салу да мөһим. Саламны да әрәм итмисе иде. Билгеле, кырда эшләүчеләрне кайнар аш белән тәэмин итү, алдынгыларны мораль һәм материаль кызыксындыру зур әһәмияткә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы авыл хуҗалыгы уҗым бодае