Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында суны авылларда да коммуналь хуҗалык бирәчәк

Кулланылган су өчен июльдән тотынып (июнь ае чыгымнары) халык коммуналчыларга түли башлый. Районыбыз авылларында яшәүчеләр моңа тиклем исәп-хисапны авыл җирлекләре Советлары белән ясап килде. -Бүгенге көндә авыл җирлекләрендәге өй хуҗалары "Чирмешән районының коммуналь челтәрләре" предприятиесе белән килешү төзи. Бу - халыкны су белән коммуналчылар тәэмин итәчәк дигән сүз. Киләчәктә авыллардан...

Кулланылган су өчен июльдән тотынып (июнь ае чыгымнары) халык коммуналчыларга түли башлый. Районыбыз авылларында яшәүчеләр моңа тиклем исәп-хисапны авыл җирлекләре Советлары белән ясап килде.

-Бүгенге көндә авыл җирлекләрендәге өй хуҗалары "Чирмешән районының коммуналь челтәрләре" предприятиесе белән килешү төзи. Бу - халыкны су белән коммуналчылар тәэмин итәчәк дигән сүз. Киләчәктә авыллардан каты көнкүреш калдыкларын җыеп китүне оештыру да күздә тотыла, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Марат Әһлиуллин.
Түләү кәгазьләрен халыкка бердәм исәп-хисап үзәге ("ЕРЦ - Черемшанский") дигән оешма әзерләп җибәрәчәк. Аның белгечләре әйтүенчә, коммуналь хезмәтләр өчен почта һәм банк бүлекчәләрендә түләп булачак. Акчаны электрон юл белән дә күчерергә мөмкин, диләр.
Әлеге ысул белән эшләү моңа кадәр район үзәгендә оештырылган иде. Чирмешәндә яшәүчеләрнең бер өлеше хәзер су өчен норматив буенча - бер кешегә бер айга 2,87 куб.метр исәбеннән түли. Ә бер куб.метр суның бәясе 22 сум 85 тиен тора. Өстәвенә, җәен бакчага су сиптергән өчен түләү кәгазе бирелә. Мал башына карап та акча алынырга мөмкин. Монысының күләме авыл җыеннарында хәл ителә икән. Шунлыктан халыкның икенче өлеше су өчен суүткәргечләр системасына куелган санагыч күрсәткечләре нигезендә түләп баруны кулай күрә. Болай арзангарак төшә, диләр.
-Тик район үзәгендә йортларның әлегә бары 40 процент чамасында гына су санагычлар урнаштырылган. Коммунхоз белән килешү төзегән авылларда халык бу җиһазны куйдыра башлады инде. Авылларга, шәт, түләү кәгазьләрен июнь ае өчен июльдә җибәрә башларбыз. Сораулар булса, 2-55-60 номеры буенча безгә шалтырытырга мөмкин, - ди бердәм исәп-хисап үзәге директоры Ольга Захарова.
Каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча исә Лашман авыл җирлеге, коммунхоз белән килешү нигезендә, инде берничә ел эшли. Бирегә атнасына бер тапкыр коммуналчыларның чүп түгү машинасы килә.
-Әүвәл калдыкларны контейнерларга җыеп карадык. Тик аларның тирә ягы чүпкә батты. Хәзер лашманлылар чүпләрен капчыкларга тутырып куя. Аларны коммуналчылар вакытында алып китәләр. Түләү - кеше башыннан аена 19 сум, - ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы су бирү комунхоз

2
X