Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында сөтне күбрәк сата башладылар

Мордва Афонькәсе авыл җирлегенә керүче авылларда (Мордва Афонькәсе, Лагерка, Ишлинка) шәхси хуҗалыкларда 65 баш савым сыеры асрыйлар. Әлеге сөтлебикәләрнең яртысыннан артыгы Лагеркада. Бу авыл җирлегендә ел башыннан 29874 килограмм сөт җыелган. Апрель аенда гына да 12461 килограмм сөт сатканнар, ә майның 10 көнендә 4620 килограмм. Мордва Афонькәсеннән һәм Ишлинкадан сөтне...

Мордва Афонькәсе авыл җирлегенә керүче авылларда (Мордва Афонькәсе, Лагерка, Ишлинка) шәхси хуҗалыкларда 65 баш савым сыеры асрыйлар. Әлеге сөтлебикәләрнең яртысыннан артыгы Лагеркада. Бу авыл җирлегендә ел башыннан 29874 килограмм сөт җыелган. Апрель аенда гына да 12461 килограмм сөт сатканнар, ә майның 10 көнендә 4620 килограмм.

Мордва Афонькәсеннән һәм Ишлинкадан сөтне Наил Шәрифуллин, ә Лагеркадан Юрий Павлов җыя. Аннан соң Наил аны Чирмешәнгә илтеп тапшыра. Бу авыл җирлегеннән һәр көнне 600 килограмм сөт китә. Апрель аенда әлеге күрсәткеч 300-400 килограмм гына булган. Моны малларның көтүгә чыгуы белән аңлаталар сөт җыючылар.
-Һәр көнне Лагерка урамнарыннан үтеп, утызлап хуҗалыктан уртача 400 килограмм сөт җыям, - ди Юрий Павлов. - Март ае өчен сөтнең килограммына 16 сумнан исәп-хисап ясадык, якын көннәрдә апрель өчен дә акча биреләчәк.
Лагеркадан Петр Миш­кин гаиләсе көнгә 20-25 килограмм сөт тапшыра. Алар март аенда 599 килограмм сөт сатсалар, апрельдә бу күрсәткеч 657 килограммга җиткән. Олег Мироновлар биш баш сыер асрый, алар көнгә - 35-40, ә Надежда Максимова һәм Таисия Петровалар 25-30 килограмм сөт саталар. Әлеге мал хуҗалары март аенда моның өчен 6-10 мең сум керем алганнар.
-Мордва Афонькәсендә - ике, Ишлинкада дүрт хуҗалык сөт сата, бу авылларда сыер асраучылар аз, - ди инде өч ел бу якта сөт җыючы Наил Шәрифуллин. - Александр Митяевларның фермер хуҗалыкларыннан тапшырылган 150 килограмм сөт белән бергә, бу авыллардан ул тулаем 200 килограммнан артыграк җыела.
Гомумән алганда, Наил бу төбәктә җыелган 1000 килограммнан артык сөтне һәр көнне Чирмешәнгә илтеп тапшыра.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Мордва Афонькәсе авыл җирлеге сөт җыю