Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында пенсия хезмәтләндерүенең сыйфатын күтәрәләр

РСФСР Югары Советы карары белән 1990 елның 22 декабрендә оештырылган Пенсия фонды социаль хезмәтләр күрсәтүнең эре федераль системасына әйләнде. Бүген Пенсия фондының район идарәсендә 18 белгеч хезмәт куя. Алар пенсияләрне санап, вакытында түләүне тәэмин итәләр. Идарәдә Асия Идрисова, Любовь Портнова, Мәдинә Харисова, Александр Островский, Михаил Васильев, Венера Биктаһирова, Ольга Васильева,...

РСФСР Югары Советы карары белән 1990 елның 22 декабрендә оештырылган Пенсия фонды социаль хезмәтләр күрсәтүнең эре федераль системасына әйләнде. Бүген Пенсия фондының район идарәсендә 18 белгеч хезмәт куя. Алар пенсияләрне санап, вакытында түләүне тәэмин итәләр. Идарәдә Асия Идрисова, Любовь Портнова, Мәдинә Харисова, Александр Островский, Михаил Васильев, Венера Биктаһирова, Ольга Васильева, Лилия Гатина кебек тәҗрибәле белгечләр эшли.

"Райсобес" заманыннан бирле хезмәт куеп, бүген лаеклы ялда булган Людмила Кузина, Надежда Чупахина, Елена Малинникова, Валентина Сосниналар турында да бары мактау сүзләре генә әйтеп була. Аларны хәзерге хезмәткәрләрнең остазлары дип атарга мөмкин.
Районда 5938 пенсионер исәпләнә, шуларның 4701е картлык буенча иминиятләү пенсиясе ала. Агымдагы елның 11 аенда мәҗбүри пенсия иминиятенә 126,4 миллион сум кертем җыелды, тулаем 701,3 миллион сум пенсия һәм пособие түләнде.
Мәҗбүри пенсия иминияте системасын реформалаштыруның нигезе булган персонофикация исәбен кертү Пенсия фонды үсешендә мөһим адым иде. Монда пенсия күләмен арттыруда гомуми хезмәт стажы һәм эш бирүче күчергән түләүләр күләме төп рольне уйный.
2005 елдан Пенсия фондына гражданнарга айлык акчалата түләүләрне исәпләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасы рәвешендә дәүләт социаль ярдәмен алуга хокукларны тәэмин итү функцияләре йөкләнде. Ә 2007 елдан Пенсия фонды ана (гаилә) капиталына сертификатлар бирә.
Тагын бер адым - 2008 елның октябреннән Пенсия фонды пенсияләрне дәүләт өстәмә финанслау программасына керү турында гражданнардан гаризалар кабул итә башлады. 2010 елда пенсияләрне валоризацияләү - исәпләнгән пенсия капиталын кабат бәяләү үткәрелде һәм ул беренче чиратта зур "совет" стажы булганнарга юнәлдерелде.
Хәзер иминиятләү пенсиясенең уртача күләме 10,4 мең сум. Пенсия фондының район идарәсе ана капиталына барлыгы 1130 сертификат бирде, 860 чирмешәнле гаиләсе әлеге акчаларны торак шартларын яхшыртуга тотты.
Безнең идарә хезмәткәрләре клиентларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү бурычын куя. Форсаттан файдаланып, хезмәттәшләремне, ветераннарны Пенсия фонды оешуның 25 еллыгы белән тәбрик итәм, аларга нык сәламәтлек, уңышлар, һәр көннең бары шатлык һәм бәхет китерүен телим.
Гөлфия Гыймранова,
Пенсия фондының район идарәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы пенсия

2
X