Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында пай җирләре өчен исәп-хисап ясалып бетмәгән әле

Районда әле берничә хуҗалык кына пай җирләре өчен халык белән тулысынча исәп -хисап ясаган. -Күпчелек хуҗалыклар үстергән уңышларыннан пай хуҗаларына өлеш чыгарырга мөмкинлек табалар, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең юридик мәсъәләләр буенча өлкән белгече Диләрә Сөнгатуллина. - Әйтик, "Серендеев" крестьян - фермер хуҗалыгы (пай җирләре - 1053...

Районда әле берничә хуҗалык кына пай җирләре өчен халык белән тулысынча исәп -хисап ясаган.

-Күпчелек хуҗалыклар үстергән уңышларыннан пай хуҗаларына өлеш чыгарырга мөмкинлек табалар, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең юридик мәсъәләләр буенча өлкән белгече Диләрә Сөнгатуллина. - Әйтик, "Серендеев" крестьян - фермер хуҗалыгы (пай җирләре - 1053 гектар), "Сөлчә" җәмгыяте (пай җирләре - 1988 гектар), "Лениногорск Агрофирма"сы (пай җирләре - 3260 гектар) халык белән пай җирләре өчен тулысынча исәп-хисап ясадылар: бөртек тә бирделәр, печән белән салам да тараттылар.
Районда, гомумән алганда, пай җирләре 42 мең 664 гектар тәшкил итә.
Башка крестьян - фермер хуҗалыклары да бу эшне озакка сузмаганнар, тиешлесен вакытында биргәннәр. "Күтәмә АГРОфирмасы" да, елдагыча, пайлар өчен акча түләгән. "Чирмешән агрохезмәтләре"дә пай җирләре өчен өлешчә түләгән. Башкалар да бу юнәлештә эш алып баралар. Бүген инвесторлар гына: "Татагро" һәм "Агропродукт" җәмгыятьләре пай җирләре өчен исәп-хисап ясый да башламаганнар.
Бу эшне төгәлләр өчен хуҗалыкларга 31 декабрьгә кадәр вакыт бирелгән, пай җирләренең гектарына кимендә 500 сум һәм, билгеле, салымнар да түләнергә тиеш, диделәр район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы пай җирләре